Яшь көрәшчеләр
Кече Мәме төп мәктәбе базасында спортның милли көрәш төре беләншөгыльләнгән, вакытсыз арабыздан киткән Николай Фомин истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелде.
Турнирны ачу тантанасында Николайның әтисе Алексей Федорович, әнисе Тамара Александровна катнашты. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов аларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Турнирда Кече Мәме, Олы Кайбыч, Мөрәле, Мәлки, Кошман һәм Апас районының Азбаба мәктәбе командасы катнашты.
Район халкы арасында спортның милли көрәш төрен популярлаштыру, спортчыларның осталыгын арттыру, иң көчле көрәшчеләрне, командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелгән ярышны иң яшь спортчылар башлап җибәрде.
27 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Владимир Козин җиңүгә иреште. Икенче урынны Азбабадан Вячеслав Кудряшов яулады. Өченче урынны Мөрәледән Наил Тимергалиев алды.
29 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да Кече Мәме егетләре сынатмады, Иван Токсаров беренче урынга чыкты. Мөрәледән Булат Сибгатуллин икенче, Азбабадан Раил Вәлиуллин өченче урыннарны бүлеште.
32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кошманнан Шәфкать Фәйзуллин иң көчлесе булды. Икенче урын Кече Мәмедән Кирилл Козинга, өченче урын Азбабадан Тимур Вәлиуллинга бирелде. Тимур турнирда катнашучы иң яшь көрәшче буларак та оештыручылар тарафынна бүләкләнде.
36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү Олы Кайбыч егетләренә елмайды. Рәдиф Зиннәтҗанов беренче, икенче урынны Данис Абдулхәиров, өченче урынны Ранил Абдуллин яулады.
40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Владислав Филипповка тиңнәр булмады. Ул, оста көрәш алымнары күрсәтеп, көндәшләрен җиңүгә иреште. Икенче, өченче урыннарны Азбабадан Илнур Сәлимгәрәев белән Алмаз Хәйруллин бүлеште.
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Мәлкидән Василий Воробьев җиңү яулады. Икенче, өченче урыннар Кече Мәмедән Дмитрий Майданов һәм Тимур Калдинга бирелде.
50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Илнур Хикмәтуллин - беренче, Мәлкидән Дамир Хәбибуллин - икенче, Кече Мәмедән Артем Ворожейкин - өченче урынны алды.
55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин җиңү яулады. Ул оста техник көрәш күрсәтеп, барлык көндәшләрен җиңә алды. Икенче урынны Кече Мәмедән Денис Старшов яулады. Өченче урын Мәлкидән Антон Галкинга бирелде.
65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Мәлкидән Павел Горшков иң көчлесе иде. Икенче, өченче урыннарны Кече Мәмедән Владимир Ворожейкин һәм Иван Дунаев бүлеште.
65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов беренче урынны алды. Икенче урынны Кече Мәмедән Андрей Токсаров яулады. Өченче урын Олы Кайбыч мәктәбеннән Ильмир Гашыйгуллинга бирелде.
Азбабадан Тимур Вәлиуллин турнирда катнашучы иң яшь көрәшче буларак оештыручылар тарафынна бүләкләнде. Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин техник яктан иң оста көрәшче буларак бүләккә ия булды. Шул ук мәктәптән Айдар Сибгатуллин җиңүгә омтылышы өчен бүләк алды.
Турнирның баш хөкемдары Вячеслав Фомин, келәмдә хөкемдар, шулай ук Кече Мәме авылында татарча көрәш буенча тренер Валерий Фомин һәр көрәшченең чыгышын гадел һөкем итте.
Командалар арасында Кече Мәмелеләр беренче, Азбаба командасы икенче, кайбычлылар өченче урынны яулады. Шулай итеп, Николай Фомин истәлегенә үткән беренче турнирның күчмә кубогы келәм хуҗаларында калды. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга Фоминнар әзерләгән махсус медальләр, Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев