КАЙБЫЧЛЫЛАР « ТАТАРСТАННЫҢ ЧИСТА УРМАННАРЫ» АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛА
Бу атнада республикада "Татарстанның чиста урманнары" дигән акция старт алды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел да үткәрелүче әлеге чараның максаты - урманнарны санитар чистарту, табигатьне саклау. Бу юлы да Кайбыч өлгер булып чыкты. Әле акция башланганчы ук укучылар урманнарны чистартуга үз өлешләрен кертте. Узган атнаның шимбәсендә безнең районда тирә-юньне чүп-чардан чистарту буенча өмә үткәрелде. Оешма-предприятиеләр коллективлары бу көнне үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерде, урамдагы баганаларны акка буяды. Ә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче класс укучылары Кайбыч урманчылыгы питомнигында эшләде. Алар яшь үсентеләр арасын узган елдан калган коры-сарыдан, чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Үзенең имәннәре белән дан тоткан Кайбыч урманнарын саклау барыбызның да намус эше. Хәзер көннәр җылынуга күңел табигать кочагына ашкына башлый. Бу аңлашыла да: барыбыз да табигать балалары бит. Анда җаныбызга сихәт алгандай булабыз. Әмма яхшылыкка яхшылык белән җавап бирсәк иде. Урманнарда үзебездән соң чүп-чар калдырмыйк, агачларны сындырмыйк, кошлар һәм җәнлекләр дөньясына зыян китермик. Шуны онытмасагыз иде: табигать бездән башка яши ала, ә без аннан башка тора алмыйбыз. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе Кайбычта быел да югары дәрәҗәдә оештырылыр, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев