Урман кыйммәтле төзелеш материаллары - бүрәнә, такта бирә. Агач кәүсәсеннән тимер юл шпаллары, шахталардагы коридорларга терәүләр ясыйлар. Агач онын идәнгә җәю өчен кулланылган линолеум җитештергәндә кулланалар. Агачтан шырпы, шырпы тартмасы, карандаш ясыйлар.
Без язган кәгазь дә, укыган китапларыбыз да агачтан эшләнгән. Аннан уксус кислотасы, скипидар, дегет алалар.
Урманнарга бай урыннарда...

Урманнарга бай урыннарда агачны утын итеп кулланалар. Урман кешене азык белән тәэмин итә: гөмбә, җиләк-җимеш, хайван, кош ите һәм башкалар. Урман җәнлекләренең тиресе җылы киемнәр тегүдә файдаланыла. Урманнарда төрле үләннәр үсә, алардан күп төрле дарулар ясыйлар.
Урманны комлыкларны бетерү өчен файдаланалар. Агачларның, куакларның тамырлары тирәнгә үтеп керә һәм үзләре янында комны тотып торалар. Бу җилгә, комны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртеп, бакчаларны, кырларны күмәргә ирек бирми.
Урман һавасында тузан аз. Шәһәр һавасы белән чагыштырганда, анда кислород күбрәк һәм углекислый газ азрак. Урман һавасы сәламәтлеккә бик файдалы. Шуңа күрә, урманнарда балалар лагерьлары, авыру балалар өчен урман мәктәпләре, ял йортлары, шифаханәләр төзиләр.
Нет комментариев