Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанда WorldSkills чемпионаты волонтерларын укыту программасы ачылды

Дөнья чемпионатында барлыгы 3,5 мең волонтер эшләячәк.

Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты волонтерлары өчен укыту программасы старт алды. Бу хакта журналистларга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләде.

Волонтерларны бүген М.Җәлил исемендәге яшьләр-яшүсмерләр клубында өйрәтә башладылар. Соңрак волонтерларны укыту Россия шәһәрләрендә 15 партнерлык үзәкләрендә башланачак.

Александр Карпов 15 мең кандидаттан 3,5 мең кеше сайлап алынганын әйтте. "Россиянең төрле шәһәрләреннән сайлап алынган 400 волонтер чемпионатка бер атна кала Казанга киләчәк. 100ләп волонтер чит илдән килә. Алар арасында үз илләрендә Ворлдскиллс чемионатын кабул итүчеләрдә бар. Калган 3 мең волонтер Татарстаннан", - диде ул.

Сайлап алганда, волонтерларның тел белү осталыгы, активлыгы, җаваплылыгы, стрессларга каршы торучанлыгы сыналган. Волонтер булып эшләү тәҗрибәсенә дә игътибар бирелгән. "Хәзер, чемпионатка 100 көн кала, аларны дөрес итеп укыту, өйрәтү максаты тора", - диде Карпов.

Аның сүзләренчә, волонтерлар катнашучыларны, кунакларны каршы алу, озату, транспорт, медицина һәм башка юнәлешләрдәге эшчәнлеккә җәлеп ителәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186212/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X