Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда биш меңләп кеше «Тоталь диктант»та үз белемен тикшереп карый алачак

Диктантны Римма Ратникова, Анастасия Исаева, танылган теле- һәм радио алып баручылар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре укыячак.

 13 апрель көнне Татарстанда «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Акциядә 5 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Республикада рус теленнән диктантны барлык муниципаль районнар һәм шәһәрләрдә оештырылган 75 мәйданчыкта язачаклар. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Казан федераль университеты башкалабызда диктант язу буенча төп мәйданчыклар булачак. Мәйданчыклар шулай ук төрле белем бирү учреждениеләре, сәүдә үзәкләре территорияләрендә, Иннополис университетында да оештырыла.

Чара үтәчәк мәйданчыкларның исемлеге һәм теркәлү шартлары белән totaldict.ru сайтында танышырга мөмкин.

Быел диктантны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова (КФУ), ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева (Халыклар дуслыгы йорты), танылган теле- һәм радио алып баручылар, журналистлар, эшкуарлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре (һ.б.) укыр дип көтелә.

Татарстанда акцияне ТР Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә ТР Мәдәниятләр һәм диалог яшьләр үзәге, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты оештыра. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184400/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев