Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә багышланган кайнар элемтә ачыла

14-19 майда Россиядә Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узачак.

13 майда Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтү мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә эшли башлаячак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар белән 8(843)2385368 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак. Кайнар элемтә 17 майга хәтле иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, Роспотребнадзорның бердәм Консультация үзәге 8 800 555 49 43 телефоны буенча тәүлек әйләнәсе кайнар элемтә оештыра.

14-19 майда Россиядә Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе узачак. Аның кысаларында федераль хезмәт татарстанлыларны медицина учреждениеләре һәм мобиль хезмәт күрсәтү пунктларында ВИЧ-инфекциягә тест узарга чакыра.

Фото: Александр Эшкинин/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186150/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X