Гаилә бәхете – балада
Якты дөньяга килеп, сабыйларының беренче аваз салуыннан да шатлыклырак вакыйга бармы икән әти-әни өчен?! Хәер, газиз балаларының һәр яңа адымы, яңа һөнәре, гомумән, һәр туар көн дә әһәмиятле, шатлык-куаныч тулыдыр. Боларның барысын да аңлар өчен үзең Әни булып карарга кирәктер...
Гөлия ханым быел тагын бер кабат Әни булды. Олы Кайбычта яшәүче Булатовлар гаиләсендә көзнең беренче аенда туган сабыйны күтәреп кенә йөртәләр. Бигрәк тә бишенче класста укучы апасы Лилия белән өченче класста укучы Илшат абыйсы ярата бәләкәй Динәне. Башкача булуы мөмкин дә түгел, озак көткәннәр бит алар аны! Өстәвенә, Динә үзен бик тәртипле тота икән, елап аптыратмый, диләр. Гаилә башлыгы Илдар белән әниләре Гөлия әле дә искә ала, олы кызлары кечкенә чакта бик елак булган, хәтта төнлә чиратлап яныннан китми утырырга да туры килгән.
Гөлия ханым балалар белән эшләүнең чын остасы, педагог. Декрет ялына киткәнче Иске Чәчкаб мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем биргән. Мөгаен, мондый сәләт аңа тумыштан бирелгәндер - үз балалары да чәчәк кебек бит аның, тәртипле, инсафлы, акыллылар. Динә дә апа-абыйсы кебек һәр яктан үрнәк булсын иде.
Шунысын да әйтергә кирәктер: әтиләре дә, әниләре дә күпбалалы гаиләләрдә үскән. Илдарлар алтау булса, иң олы бала булган Гөлиянең дә үзеннән кечерәк эне-сеңелләре бишәү. 1999 нчы елның ноябрендә гаилә корган Булатовлар башта Салтыйганда төп йортта яшиләр. 2008 нче елда Олы Кайбычтан йорт алып, шунда төпләнәләр. Гаиләнең инде үз кануннары, гореф-гадәтләре дә яшәп килә. Быел Динәләре тугач, тагын бер традиция барлыкка килде әле. Көзге кояшлы көннәрнең берсендә Булатовлар Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музееның бакчасына агач утырттылар. Тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификат та музейда тапшырылды. Монда да символик мәгънә ярылып ята: буыннар чылбыры өзелми, дәвам итә. Кешегә багышлап агач утыртырга ярамый, дигән ышану яши халкыбызда. Шуңа күрә, Динәнең язмышын белән әлеге слива агачы арасында бернинди бәйләнеш тә булмас. Ә шулай да күңелдә бер теләк бар: шушы агач ел саен җимешләр белән сөендерсен, ә Динә, Булатовларга яңа шатлыклар өстәп, инсафлы, иманлы бала булып үссен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.34600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”13800
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.18900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.44100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.37300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.9100
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.20900
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.41900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.14600
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.35000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.45200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.40500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.34600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.18900
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика