Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җир йөзендә иң кадерле, иң изге кеше – әни!

    Әни, әнкәй... Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

    Минем әнием Гөлнур Сафина Чүти авылында 1969 нчы елда икенче бала булып дөньяга килә. Әнием кечкенәдән үк йомшак күңелле була. Дәү әнием аңа балачагында бик күп догалар өйрәткән.

    Әниемнең исеме җисеменә туры килгән. Аның исеме дә бик матур - Гөлнур. Без әнигә тел ачылганда нәнә, мәм-мә дип эндәшкәнбез. Син - Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмагансың. Һәрбер ана төсле безнең әни дә бар яклап уңган. Иртән безне үзенең җылы куллары белән иркәләп уятып, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясап безне өстәл янына чакыра.

    Әнием үзе озак утырмый, безне яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланып та куя. Аның күзләрендә наз, мәхәббәт чагыла. Ә куллары - дөньядагы иң йомшак куллар. Шул куллар белән безгә күпме оекбашлар бәйләгән, безне күпме иркә­ләгән ул.

    Әниебез бик оста киңәшчебез дә. Нәрсә генә сорасак та, җавапсыз калдырмаска тырыша. Әни безне - биш баласын да бертигез ярата. Абыем Ильяс Мәскәү шәһәрендә укый, ике апам - Алия белән Гөлия сигезенче сыйныфта, мин үзем бишенчедә укыйм, ә кечкенә энем Ниязга бары өч яшь.

    Безнең гаиләгә дә бер-бер артлы тормышның авыр сынауларын үтәргә туры килде. Башта ул әтиебезне тартып алды, ә быел әтиебезнең энесе Рөстәм абыебызны да югалттык. Әнием, күркәм дә, гүзәл дә, түземле дә. Ул барлык авырлыкларга да түзде. Аның шундый нык, чыдамлы булуы белән барыбыз да горурлана. Әни турында күрме генә язсак та, сөйләсәк тә бик аз кебек тоела. Аналарны ярату никадәр көчле булса, тормыш шулкадәр ямьлерәк була бит. Мин яратам сине, Әнием! Мин сиңа озын гомер, саулык, сабырлык, тыныч тормыш телим.

    Язмамны 8 нче сыйныфта укучы апамның шигыре белән тәмамлыйсым килә:

    Әнием

    Иртә белән "Тор, балам!" - дип,

    Иркәләп уятучы;

    "5"ле генә ал кызым", - дип

    Мәктәпкә озатучы -

    Газиз әнием минем.

    Авыр чакларда һәрчак

    Яннарымда булучы;

    Юатырга сүзләр табып,

    Җылы кулын сузучы -

    Газиз әнием минем.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: