Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Минем укыйсым килә”

    Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы бара. Бүлмәгә кыяр-кыймас кына үсмер малай керде. Карашы идәнгә төбәлгән, үзе бик нык кыенсына. Безгә таныш ул, Артур исемле (исеме үзгәртеп бирелә), әниләре кечкенә чакларында ук сигез баласын ташлап чыгып киткән, аны 2001 елда аналык хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.

    Артур - төпчеге, 1994 елгы. Күке әни ике кызы, алты улының ничек үсүен белмәде дә, бала тәрбияләү механизатор булып эшләүче әтиләре җилкәсенә төште. Районда балалар өчен үткәрелгән бәйрәмнәрдә еш очраша идек. Мәктәп, социаль яклау бүлеге, опека органнары ярдәмен тоеп үсеп җитте алар. Әлеге комиссиягә тәртип бозучылар эләгә. Кечкенәдән язмыш җилләренә дучар булган бу үсмер нишләгән соң? Комиссия секретаре Фирдания Алиева аңа карата Яшел Үзәннең полиция бүлегеннән җибәрелгән административ беркетмә белән таныштырды. Әтисенең апасына кунакка баргач, супермаркеттан бер блок тәмәке урлап чыкканда эләктергәннәр аны. Тикшерә торгач, алдагы көнне дә тәмәке урлаганлыгы ачыклана. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова малайдан хәзерге вакытта кайда укуы, ни белән шөгыльләнүе, бу адымга нәрсә этәрүе турында бәйнә-бәйнә сорашты. Быел гыйн­варда Апастагы аграр училищеда укуын ташлаган булып чыкты, акча эшлим дип, зурларга ияреп Лаеш якларына шабашкага барган, әмма хезмәт хакы аз эләккән. Яшел Үзәнгә дә эш эзләү максаты белән баруын әйтте. "Син әле яшь, киләчәгең турында кайгыртырга, укырга, һөнәр үзләштерергә тиеш. Яңадан училищеда укуыңны дәвам итәргә кирәк", - дигән тәкъдимгә ул: "Мине алырлармы соң, минем укыйсым килә", - дип җавап бирде. Комиссия составына әле яңа гына кертелгән район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов утырыштан чыгып, шунда ук Апас училищесы белән элемтәгә керде. Анда Артурны яңадан кабул итәргә ризалыкларын әйткәннәр. Үсмернең машина-трактор йөртүгә таныклык алырга бар мөмкинлекләре бар хәзер. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең турыдан-туры ярдәме белән Артур Апаста укый башлады инде. Ә кылган гамәле өчен аңа РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Закон шулай куша.

    Әлеге комиссия утырышында нигездә РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча ачылган административ эшләр каралды. Бу маддә ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән, ягъни балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караучыларга карата ачыла. Олы Кайбычтан аналы-кызлы сәрхүшләр белән сүзне кыска тоттылар: Казан шәһәрендәге наркология диспансерында 21 көнлек дәвалану курсы узарга! Хәзер аларның икесе дә Казанда эчкечелектән дәвалана. Дәү әни белән әни өйдә юк чакта, алты яшьлек Ләйсән вакытлыча Чүпрәледәге "Җылы йорт" приютында, бер яшьлек Ләлә Казандагы балалар йортында яшәп торачак. Шунысы кызганыч, яшел елан белән дус булучыларның күбесе - хатын-кызлар. Ябалак авыл җирлегендә ирсез генә бала үстерүче яшь анага да шундый ук таләп куелды.

    Комиссиягә күрше республиклардагы комиссияләр белән дә элемтәгә еш чыгарга туры килә. Аерылганнан соң алты яшьлек кызын бер күрергә зар-интизар булып безнең җирлектә яшәүче ир нарасыена карата хокукларын яклауда ярдәм итүләрен үтенә. "Урмарга баргач, миңа кызымны күр­сәт­миләр, минем аны Кайбычка кунакка алып кайтасым килә, дәү әнисе дә сагына, зинһар, ярдәм итегез", - диде ул. Безнең комиссия Чувашиянең Урмар районы комиссиясенә, мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм сорап, хат белән мөрәҗәгать итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: