Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рәхмәт сиңа, газизем!

    - Улым, тор инде! - дип уятасың, Ямьсез төшләремне таратасың. Көйсезләнгән вакытымда Матур сүзләр белән юатасың. Ни арада торып чәен, Коймакларын пешереп куясың?! Тәмле чәйләрең белән сыйлап, Сөеп мәктәбемә озатасың. Әниемнең җылы кулларында Эри кебек карның салкыны. Әниемнең нурлы карашында Чагыла сыман кояш яктысы.

    Җир йөзендә иң гүзәл, иң гади сүз - әни. Шул сүз белән сабыйның теле ачы­ла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары бел­мәгән эш юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Уеннан башканы бел­мәгән сабый да, тормыш кичергән чал чәчле өлкәннәр дә ана назына мохтаҗ.

    Минем әнием - Рузалия Минхарис кызы Исламова. Ул минем өчен иң гүзәл, иң кадерле кеше. Әгәр өйдә әни булмаса, өйнең яме дә, нуры да булмас кебек. Аның эштән кайтуын, ишек ачып керүен түземсезлек белән көтәбез. Аннан соң әни белән бергәләшеп мәтрүшкәле чәй эчәбез. Ял көннәрендә без әнием белән төрле ризыклар пешерергә яратабыз. Бергәләшеп пешергән ризыклар җаныбызны матур эшләргә рухландыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: