Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ә сез чүп-чарны җыештырдыгызмы?

    Уңган хуҗаның чиста-пөхтәлеге капка төбеннән үк күренә, диләр. Укучыларыбыз да шундыйлардан икән. Бүген аларга бары бер сорау белән мөрәҗәгать иттек: сез чисталык икеайлыгына нинди өлеш керттегез?

    Фидаил Нигъмәтҗанов, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы:

    Колаңгыны Кайбыч районының капкасы дип атыйлар, чөнки олы юл авыл уртасыннан ук уза. Читтән килгән кунакларны чиста урамнар каршы алсын дип эшлибез. Шул ук вакытта олы юлдан узган машиналардан ташлап калдырылган чүп-чар да күп. Икеайлык турында игъланнар элдек, хәер, тырыш халык иртә яздан эшне башлаган иде. Авылдагы оешмалар, мәктәп коллективы да беркетелгән участокларын җыештырды. Полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев мәсьәләне даими контрольдә тота. Авыл җирлеге бинасы янында чәчәкләргә кадәр утырттык, хәзер Бәли авылындагы часовня тирәсен яшелләндереп, агачлар утыртырга ниятлибез.

    Нина Чиклеева, Багай:

    Йортыбыз тирәсен, бакчаны көздән җыештырдык. Капка төбендә төзелеш материалы өелеп тора, анысын җәйгә кадәр шунда тоту өчен авыл җирлегеннән рәхсәт кәгазе алачакбыз. Агрофирмада эшләүче улыбыз Михаил шәхси хуҗалыкны үстерү программасы буенча кредит алган иде, төзелешне җәйгә башларга уйлыйбыз. Чүп-чарны чыгарып түгү ягында түгел мин: кәгазьне яндырырга, калганын махсус урынга илтеп түгәргә кирәк.

    Валентина Муллина, Куш-Күл:

    Урамыбыз чиста, барыбыз да җыештырдык, чүбен түктек - аның өчен авыл башында махсус урыны бар. Былтыргы төзелештән калган бүрәнәләрне урнаштыру өчен улларыбызның ялга кайтуын көтәбез, өлкән яшьтә булгач, үзебезнең генә тотынасы килмәде. Йортыбыз каршына зәң­гәр чыршы утыртырга уйлаган идек тә, азрак көтәргә булдык: җәйгә су торбаларын алыштырасы бар, комачауларга мөмкин. Матурлыкны үзебез тудырабыз бит.

    Сәлидә Закирова, табиб-эпидемиолог:

    Табиб буларак әйтәм: чисталык - сәламәтлекнең нигезе. Чүп-чар җыелып яткан урында бактерия­ләр үрчи, авыру таратучы бөҗәкләр җыела, азык калдыклары булган урынны кимерүчеләр дә үз итә. Хәтта коры пластик чүпнең дә зыяны бар: кояшта зарарлы парлар бүлеп чыгарырга мөмкин. Чит илләрдәге кебек, чүп-чарны төрләргә аерып, контейнерларга түгәргә мөмкин булса иде ул...

    Әлбәттә, район үзәк сырхауханәсе дә чисталык айлыгында өмәләрдән читтә калмый. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, чисталык буенча хисап тотабыз. Хәзерге вакытта сырхауханәнең кабул итү-диагностика бүлегендә төзекләндерү бара, аннан чыккан чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыештыру өчен график буенча кизү оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: