Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сөйкемле татар кызы

    Оялчан кызлар сөйкемле була, диләр. Фирүзә дә шундый кыз. Тыйнак, сабыр булуы йөзенә чыккан. Шул ук вакытта бик серле дә. Күңелендәгесен бик тиз генә чыгарып бирергә ашыкмый ул. Үзе турында сөйләргә, уңышлары белән мактанырга да яратмый. Югыйсә, мактанырлыгы бар аның.

    Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәх­нәсендә биеп, лауреат исеме алган Фирүзә бит ул! "Саф җилләр" дип исем­ләнгән бишенче республика бәйгесенә Татарстанның төрле төбәклә­реннән җыелган иң оста биючеләр белән бергә сәхнә тотуы җиңел булгандыр дисезме әллә аңа!? Биючеләре кемнәр бит әле. Фирүзә кебек үз­легеннән шөгыльләнүчеләре араларында бөтен­ләй юк, барысы да бию студияләреннән, хореографик тү­гә­рәкләрдән, җитәкчеләренең дә күбесе атказанган исемен алган. Ә ул өендә телевизордан һинд кинолары карап, интернет челтәреннән бию эле­мент­ла­ры өйрәнә. Музыка сайларга, көйләр яздырырга әтисенең энесе Айдар Хәсәнов булыша, аның тормыш иптәше Эльмира төрле бәйге­ләр­гә алып бара. Төп илхамчылары - 135 нче һөнәр училищесы директоры булып эшләүче әтисе Айрат һәм Иске Чәчкаб мәк­тәбендә башлангычларга белем бирүче әнисе Фәй­мә. «Саф җилләр» республика бәйгесенә костюмны Казанда махсус ательеда тектерсәләр, күпчелек костюмнарын кыз үзе тегә.

    Минем аның концертларда күбрәк шәрык биюләрен башкарганын күргә­нем бар. Бөтен күңелен биреп бии ул, андагы сыгылмалыкка, хәрәкәтләренең нәфислегенә кайсы гына тамашачы сокланмый икән!? Бию бер дә җиңел эш түгел ул. Чиле-пешле генә әзерләнгән чыгыш белән уңыш казанып булмаслыгын аңлый Фирүзә. Аның репертуарында татар халык биюе дә, башка милләтләрнең дә биюләре бар. Ул әнә шулай Татарстан, Россия, дөнья халыкларының гаҗәеп бай традицияләре, мәдәнияте белән дә таныша. "Тауның күрке- таш, кызның күрке- чәч, диләр бит. Фирүзә биегендә озын чәче дә образга керә кебек тоела.

    Беренче класста укыганда укытучысы - Борындык кызы Илсөя уята аңарда биюгә мәхәббәт. Ә инде икенчедә укыганда укытучы Энҗе апасы Гыйльманова өйрәткән "Канатлар чыныкканда" биюен башкарып, кыр казлары образын ачып сала. "Йолдызлык" фестивалендә дә даими катнаша ул. Сәхнәдә матур итеп биюе белән ничәмә-ничә тамашачыны сокландырган Фирүзә Олы Кайбыч мәк­тәбенең унынчы классында укый. Район балалар сәнгать мәк­тәбенең фортепиано бү­легендә шө­гыльләнә, әле шоферлар әзерләүче курсларга да йөри башлаган. Тагын бер яраткан шөгыле бар - төрле төс­ле бисерлар белән чи­гәргә ярата. Әнә шундый киңкырлы, даими эзләнү­чән кыз ул. Күңеле гүзәл­леккә, матурлыкка тартыла. Иске Чәч­кабтагы иң үрнәк гаиләләрнең берсендә ата-ана тәрбиясе алып үсүче кыз килә­чәктә сәнгать юлыннан китәрме-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Әм­ма иман­нан соң иң саваплы гамәл - намаз уку икән­леген кечкенәдән төшенеп үс­кән үзе дә динне хаклап яшәүче баланың милләтебезнең асыл кы­зы булачагына шик юк. Исеме дә асылташны аңлата бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: