Яз – яңа өметләр чоры
Язның тәүге ае - март башлануга да карамастан, кыш әле китәргә теләми. Соңгы атнада яуган карлар янәдән бар җиһанны аклыкка, сафлыкка төрендерде. Әмма күңелдә үзгә бер халәт, үзгә хисләр бөреләнә башлады сыман...
Фирәдә Сайранова, Пенсия Фонды идарәсенең кадрлар буенча белгече:
Студент чагында иптәш кызым белән, яз сулышы сизелә башлагач та, бер-беребезгә карый идек тә, сүзсез генә елмая идек. Үзенә күрә пароль иде ул. Яшьлек елларында язлар бөтенләй башкача килә шул. Табигатьтәге үзгәрешләрдән бигрәк, тойгы, хисләр өермәсе булып килә яз. Хезмәттәшләрем кышның соңгы көне белән котлады, тик язның беренче көне белән котлау күңеллерәк яңгырый, минемчә. Туган көнем дә табигатьнең уянган чорына туры килә, шуңа күрә яз минем өчен яңа ел, яңа этапка аяк басу ул.
Людмила Федотова, мәгълүмати-методик үзәк директоры:
Язын бар дөнья чәчәккә күмелә, күңел халәте дә шул яшеллек, яктылык тәэсирендә, күтәренке рухта була. Шуңа микән, елның шушы вакытын аеруча яратам. Язгы авитаминоз, төшенкелек - минем өчен ят нәрсәләр. Кояш нурлары назлырак, һава татлырак - яз тәүге адымнарын ясады инде. Киләчәк көннәр үткәннәренә караганда яктырак, әйбәтрәк булачагына ышандыра ул.
Александр Акрымов, шәхси эшмәкәр:
Яз дөньяга үзгәреш алып килә, тормыш яңа агымга күчә. Табигатьтә бар тереклек хәрәкәткә килә. Мин бал кортлары асрыйм, ике-өч көн элек, хәлләрен белим, дип, ояларын ачсам, алардагы үзгәрешкә шаккаттым. Кыш әле китәргә теләми, кар-бураннары белән көрәшә, әмма бал кортлары инде бүген үк йокыдан уянып килә. Табигать-Анабызның могҗизасы - яз килүен алар эчке тоемлау белән билгели булса кирәк.
Шәхсән минем өчен яз җитү иҗатка тартылуның көчәюе белән дә билгеләнә. Илһам чыганагы булган хис-тойгылар уяна, күңелдә шигъри юллар туа. Сизәм: үткән язлардан аермалы буларак, быелгысы тамырдан үзгәрешләр алып киләчәк. Үткән сайлаудан соң ил-көндә дә уңай якка үзгәреш булыр. Күп нәрсә үзебездән тора, Омар Хайям әйткәнчә, язмыш иркенә бирелергә уйлама да, яшереп тоткан хәйләләре күп аның.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.14900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.37900
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.9400
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.25900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.40100
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.43600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50300
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14100
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14800
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47600
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45300
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27200
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.18200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.6400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.14900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек” “Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.14600
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.6400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика