Алло, наркоконтроль тыңлый!
18-28 мартта Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы уза.
Халыкның игътибарын наркомания проблемасына юнәлтү, наркотикларга бәйлелек тозагына эләккән кешеләргә ярдәм итү максатындагы әлеге акция алтынчы елын үткәрелә. Яшел Үзән шәһәрендәге (8-84371) 55-5-00 номерлы ышаныч телефоны аша, шулай ук Казан шәһәрендәге тәүлек әйләнәсе эшләүче (843) 274-30-30, 273-43-45 ышаныч телефоннары аша эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан кичке алтыга кадәр хәбәрләр кабул ителә. Законсыз рәвештә наркотиклар әйләнеше турындагы хәбәрне ТР буенча ФСКН идарәсенең Интернет-кабул итү сайтында http:// ufskn.tatar.ru калдырырга мөмкин.
"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясен оештыручылар теләсә нинди хәбәрне тикшерәчәк, бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак! Наркотиклар булган җирдә берәү дә үзен куркынычсыз хис итә алмый, ә безнең чорда, кызганычка каршы, алар шулкадәр киң таралган, хәтта киләчәгебезгә куркыныч яный.
Шуңа карамастан, "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясенең бурычы оператив мәгълүмат җыю гына түгел. Оештыручылар аны киңәш һәм ярдәмгә мохтаҗ булучылар өчен дә файдалы итәргә омтыла, шуңа күрә анда наркоконтроль белгечләре белән беррәттән башка министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре дә катнаша. Акция вакытында алар Олы Кайбыч авылында түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк: врач-нарколог - 2-13-32; мәгариф бүлеге белгече - 2-15-76; яшьләр бүлеге белгече - 2-15-66; социаль яклау бүлеге психологы - 2-10-93.
Акция барышында наркотиклар, психотроп матдәләр җитештерү, таратуга караган җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән максатчан оператив-профилактик чаралар үткәрелүе хакында безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр. Биредә дежур часте телефоны да эшли:
8-(843-70) 2-16-06, ышаныч телефоны: 8-(843-70) 2-11-41, кәрәзле телефон: 89375223555.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев