“Ашыгыч ярдәм” вакытында киләчәк
Район үзәк сырхауханәсенең транспорт паркы тагын бер ашыгыч ярдәм машинасына тулыланды.
Бу - авыл медицинасына игътибар артуның ачык мисалы. Яхшы юллар булганда, ашыгыч ярдәм машиналары теләсә кайсы торак пункттан авыруны сырхауханәгә алып килеп, аңа медицина ярдәмен вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирә. Махсус бригада тәүлек әйләнәсе кизү тора. Көндезге сәгатьләрдә ике автомобиль кизү торса, төннәрен берәү генә. Алар - үзебезнең илдә җитештерелгән машиналар. Ике автомобиль - "Fiat" һәм "Ford" авыруларны Казан шәһәренә илтә. Барлык шоферлар да - үз эшләренең осталары. Ринат Нигъмәтуллин, Рөстәм Әхмәдуллин, Илсур Насыйбуллин, Виктор Журавлев, Илдус Сәлахиев, Владимир Ивановларның эш стажлары зур. Коллективта һәркем белә: авыруның гомерен саклап калуда медиклар хезмәтенә күп нәрсә бәйле. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаганда әйтеп үтте:
- Сез һәрвакыт уяу булырга тиеш. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары, медицина учреждениеләре өчен сатып алынган җиһазлар эшнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанабыз. Соңгы вакытта республиканың сәламәтлек саклау системасына зур акчалар тотылган. Шуңа да халкыбыз югары дәрәҗәдәге медицина хезмәтенә йөз тота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев