Җәмгыять

Авыл ялсыз эшли

Яңа ел каникуллары дәвам итә, әмма авыл хезмәтчәннәре бәйрәмнәрдә дә хезмәт урыннарында. Алар табыннарыбыз мул булсын өчен алсыз-ялсыз тырышып эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, барлык терлекчелек фермаларында да эш гадәти режимда дә­вам итә. Савымчылар һәр көнне 52 тонна 200 килограмм сөт җитештерә, бер сы­ердан көнлек савым - 13,2 килограмм. Бу - узган елның шушы чоры дә­рә­җәсендә. Ә "Алтын кырлар", Гөбенә", Заволжье" җәмгыятьләре язгы кыр эш­лә­ренә әзерләнә. Алар 1 гыйнвардан Каратун станциясеннән катлаулы ашлама ташый башладылар.


Авыл хуҗалыгы

Нет комментариев