Җәмгыять

Авылның киләчәге Руслан кебек яшьләр кулында

Уку йортларын тәмамлап туган якларына кайтучыларга эш эзләп интегәсе түгел, эшләргә теләгең генә булсын.

Ульянково авылында ту­ып-үскән Руслан Сундуров та язмышын туган ягы белән бәйләвенә бер дә үкенми. Узган ел Кайбычта 135 нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, "Алтын кырлар" җәм­гыятенә эшкә кайткан. Яшь механизаторга куәтле "Челенжер" яшел масса уру комбайнын ышанып тапшырганнар. Руслан, беренче сезон гына эш­ләсә дә, чит ил техникасын үзләштерергә өл­гергән инде. Училищеда алган белемнәрен практикада уңышлы куллана. Әлеге җәмгыятьтә "ГАЗ-53" машинасында эшләүче әтисе Виктор уяткан анда техникага мәхәббәт­не.

Руслан Сундуров 1395 гектарда яшел масса урган. Сменага 80-90 гектар мәйданда эш башкарырга өлгерә. Эшче һө­нәрен сайлаган бу егеткә уңышлар юлдаш булсын.


Кайбыч “Алтын кырлар” җәм­гыяте 135 нче һөнәр училище

Нет комментариев