Багай авылыннан Николай Корбановның Чернобыльдә күргәннәре
Бүгенге көндә районда ике чернобыльче һәм "Маяк" производство берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган дүрт кеше яши. 26 апрель нурланыш һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларга рәхмәт йөзеннән аларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырыла.
Багай авылында яшәүче чернобыльче Николай Корбанов күңелендә ул еллар тирән җәрәхәт калдырган.
- Чернобыль һәлакәте вакытында без гаиләбез белән Тадҗикстанның Кургантүбә шәһәрендә яши идек, үзем электр монтеры булып эшләдем. Бу һәлакәт безнең гаиләгә дә кагылыр дип башыма да китермәдем, әлбәттә.1986 елның сентябрендә мине хәрби комиссариатка чакырдылар һәм фаҗига урынына җибәрделәр. Радиоактив зарарлануга дучар ителгән территориядә декабрьгә кадәр эшләдем. Реактор урнашкан бина янында безгә ике минут кына торырга рөхсәт ителә иде. Юкса, зур нурланыш аласың, ә ул үлемгә китерә. Станциянең дүртенче энергоблогында реактор тулысынча җимерелү сәбәпле, әйләнә-тирәгә зур күләмдә радиоактив матдәләр таралган. Әнә шулай итеп, без атом энергетикасы тармагында иң зур һәлакәт урынында эшләдек. Ул вакытта сәламәтлек турында уйлап та карамадык. Ә бит һәлакәт булганнан соң гына да өч ай эчендә 31 кешенең гомере өзелгән иде. Хәзер анда эшләвем үзен бик нык сиздерә, - дип искә ала ул авыр көннәрне Николай Падобанович.
Гаиләләре белән Багай авылына күчеп кайтканнарына да унөч ел вакыт узган. Чернобыльче зарланырга яратмый, хөкүмәттән ярдәм итүләренә рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев