Багайдагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт төгәлләнде
Авыл кешесе авырып китсә, үз авылларындагы медпункт ишеген шакый. Район үзәк сырхауханәсенә кадәр барып җитәргә бар кешенең дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Шуңа да беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләренә хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар артты. Авылларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу, булганнарын менә дигән итеп ремонтлаулары шул хакта сөйли.
Быел Арыслан, Багай, Салтыйган, Корноухово, Кече Подберезье, Соравыл, Федоровское, Шуширмә, Морза Бәрлебашы, Байморза авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау өчен республика бюджетыннан йөзәр мең сум акча бүлеп бирелде. Узган ел да ун пункт ремонтланган иде.
Әле шушы араларда гына Багай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт төгәлләнде. Ул мәдәният йорты бинасына урнашкан.
- Мин 210 кешегә медицина хезмәте күрсәтәм. Участокта балалар саны аз, дип булмый. Мәсәлән, бездә мәктәпкәчә яшьтәге - 23, ундүрт яшькә кадәрге - 53, 18 яшькә кадәрге 61 бала бар. Быел өч бала туды, аларның сәламәтлеген өйләренә барып тикшерәм. Демографик хәл тагын да яхшырсын иде дә бит. Физик мөмкинлекләре чикле булган 14 кешенең җидесе ташламалы шартларда дарулар ала, ягъни соцпакеттан файдалана. Авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бездә бөтен шартлар да бар, - ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Уразова.
Эльмира үзе Яшел Үзән районының Танай авылыннан, бирегә көн саен биш чакрымнан килеп эшли. Монда үз кешегә әйләнгән инде ул, чөнки күршедәге Арыслан авылында тугыз ел эшләгән, Багайда эшли башлавына да алты ел.
- Язгы, көзге пычракларда, кышкы бураннарда да эшенә килми калганы юк аның. Халык яратып өлгерде үзен, әбиләр дә, авырмасалар да, киңәш сорап еш килә. Барысын да якты йөз белән каршы ала. Ремонт вакытында да бинаны үзе җыештырды. Тормыш иптәше Илдар да килеп булышты, ягулык системасына торбаларын үзе табып алып килеп, эретеп ябыштырды, - ди Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова.
Төзүчеләр биредә стеналарны гипслы картон белән тышлаган, бүлмәләрне ремонтлаган, түшәмен дә заманча, асылмалы итеп эшләгәннәр. Ишек алыштырырга, идәнгә ленолиум җәергә җитәрлек акчаны авыл җирлеге биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев