Балачак иле – бәхет иле булсын
Районда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге 2008 елда "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ачылды.
Бүлектә мөдир, социаль эш буенча белгеч, психолог һәм педагоглар эшли. Эшчәнлегебезнең әһәмиятле юнәлешләренең берсе - балигъ булмаган балалар яшәгән гаугалы һәм авыр хәлдәге гаиләләрне ачыклау, балаларның тормышы һәм үсеше өчен шартлар тудыру. Клиентларыбыз - үз проблемаларын үзләре хәл итә алмаган, балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәттә булган, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан ата-аналар һәм аларның балалары. Төп максаты - гаиләгә һәм балаларга комплекслы ярдәм күрсәтү. Кичке рейдлар, әңгәмәләр үткәрү, матди ярдәм һәм пособиеләр билгеләү буенча консультацияләр бирү, гаиләләргә киң җәмәгатьчелек, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека органнары вәкилләре белән бергәләп бару, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрне ачыклау - төп эшчәнлегебез. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтләндерүгә мохтаҗ балаларга ел дәвамында санаторий-лагерьларда дәвалану һәм ял итү мөмкинлеге бирелә, төрле акцияләр үткәрелә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!", "Әнием пешергән пирог", "Балаларга уенчык бүләк итик" - шундыйлардан.
Профилактика органнары белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләдәге низаглы хәлләрне бетерү, анда яхшы атмосфера тудыру һәм бала - ата-ана мөнәсәбәтен җайга салуга юнәлдерелгән "түгәрәк өстәлләр" уздырыла, дин әһелләре белән очрашулар оештырыла.
Гаиләләрнең тормыш шартлары, яшәү рәвешләре белән танышып кайтканнан соң, алар хакында район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә мәгълүмат бирәбез. Ата-аналар реабилитация үтәргә тиеш, дип санаган очракта, гаиләне ведомствоара патронажга кую, балаларны вакытлыча приютка урнаштыру, әти-әниләргә карата чаралар күрү мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев