Балачак шатлыклы булсын
"Балачак шатлыгы" хәйрия фонды балалар церебраль параличы белән авыручы балаларга ярдәм итү максатыннан 1-25 декабрьдә "Вак акча - вак нәрсә түгел!" ("Мелочь - не мелочь!") акциясе үткәрә.
"Балачак шатлыгы" хәйрия фонды коммерция оешмасы түгел, аның эшчәнлеге каты авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Төп максатлары - илебезнең нәни гражданнарына яшәү, үсүгә мөминлекләр тудыру өчен матди һәм башка төр җәмәгатьчелек ресурсларны җәлеп итү. Фонд үз эшчәнлеген 2012 елда төрле хәйрия акцияләре оештырудан башлап җибәрә. Аларга үтә күренмәлелек хас.
Ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар:
Мамедова Элина Иттифаговна
4 яшь
Яр Чаллы шәһәреннән
диагнозы - тумыштан ДЦП, психик һәм сөйләм үсеше тоткарланган, симптоматик эпилепсия.
Мотомед тренажеры сатып алу өчен 6713 евро кирәк.
Элина хәзергә кадәр утырмый, башын тотмый, психик һәм физик үсеше нык артта кала.Ике айлык чагыннан эпилепсия өянәкләре башланган. Врачлар бертавыштан кызның хәлен авыр дип бәяли. 2011 елда Германиядә тикшерү үткәрелгәннән соң, баш мие дөрес формалашуы, әмма ак матдә белән проблемалар барлыгы ачыклана. Германия докторлары өмет бирә, ышанырга чакыра, фән бер урында гына тормый бит, медицина өлкәсендә ачышлар һәм диагностикалауның яңа ысуллары әледән-әле булып тора. Һәр тернәкләндерүдән соң уңай динамика күзәтелә. Элина хәзер борыла башлады, мускуллары да ныгый төште, башын да бераз тота.
Элинага хәрәкәтләнү эшчәнлеген ныгыту өчен хәзерге вакытта Мотомед тренажеры кирәк. Кызның әнисе Елена Владимировна аны үзе генә ала алмый, чөнки ул 6713 евро (якынча 269000 сум) тора һәм сезнең ярдәмгә таяна. Телефоны (8552) 39-89-43, 89172541024. Акчаны "Балачак шатлыгы" хәйрия фондына да җибәрергә мөмкин.
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика, 91 оф.19
тел.: +7 (843) 258 31 24;
+7 (843) 211-41-49
р/с 40703810424640004020
в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев