Бер җылы сүз җитә аларга
Яңа ел бәйрәменең иң көтелгән кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызының эше иң кызган чак җитте. Нәниләрне дә, апа-абыйларны да, әби-бабайларны да бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырасы бар бит. Сишәмбе көнне
Өлкәннәребезне Яңа ел белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова килгән иде. Рамилә Галәтдиновна, район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның котлавын җиткереп, чын күңелдән теләкләрен ирештерде: "Яшегез инде аз түгел, тик иң мөһиме - күңелегез унсигездә булсын. Сәламәтлек, тынычлык, шатлык-куанычлар телим", - диде ул. Кыш бабай бүләкләрен әби-бабайлар чиксез шатланып кабул итте.
Җыр-биюсез, күңел ачуларсыз нинди Яңа ел булсын ди ул?! Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән тамаша барысының да күңеленә хуш килде. Моннан ары әлеге мәктәп укучылары биредә еш кунак булачак. Ни өчен дигәндә, алар Картлар һәм инвалидлар йортын шефлыкка алып, волонтерлык ярдәме күрсәтәчәк. Элек тә еш килеп йөргән булсалар, хәзер укучыларны авыз тутырып волонтерлар дип әйтергә мөмкин булды. Социаль яклау бүлеге тормышка ашыручы махсус проект кысаларында игелекле гамәл башкара укучылар.
Татарстанда "Ритэк" ачык акционерлык җәмгыяте социаль һәм мәдәни проектларга конкурсны даими уздыра. Быел бу конкурсның "Шәфкатьлелек" номинациясендә "Шәфкатьлелеккә илтүче юл" проекты белән Кайбыч районы социаль яклау бүлеге дә катнашып, җиңү яулады һәм проектны тормышка ашыру өчен 60 мең күләмендә акча бүлеп бирелде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова җитәкчелегендә әзерләнгән проектның максаты - картлык көнендә ялгыз калган өлкәннәргә игътибар һәм күңел җылысы биреп, балалар һәм яшүсмерләрдә өлкән буынны хөрмәт итү, аларның кадерен белү кебек хисләр уяту. Волонтерлык эшчәнлеге укучының бер яктан буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә өйрәтсә, икенче яктан буыннар арасындагы элемтәне югалтмаска да мөмкинлек бирәчәк. Проект дәвам итәчәк алты ай дәвамында Картлар һәм инвалидлар йортына кирәкле җиһазлар сатып алу, өлкәннәрнең ялын оештыру өчен төрле чаралар уздыру, интернат йортының тирә-юнен яшелләндерү күздә тотыла. Күзе күрмәүче әби-бабайларга укучылар китап-журналлар да укыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев