Бәрлебашы мәктәбендә спортзал төзүгә район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде
Узган гасырда ук - 38 ел элек төзелеп, 1992 елда янкорма салынган Бәрлебашы мәктәбе шушы көнгә кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Быел коллективны бәхет басты: мәктәпне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Уку йорты утыз ел элек төзелгән мәктәпләргә ремонт үткәрү программасы нигезендә төзекләндерелә.
Мәктәптә хәзер ремонт тулы куәтенә бара: түбәсен профнастилга, тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар, стенаны тышкы яктан штукатурлыйлар. Төзүчеләр җылыту системасын, идән, түшәмне яңартачак, санузел да булачак, эчке як стенаны гипслы картон белән тышларга җыеналар. Капиталь ремонтны Олы Кайбычтан Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге җәмгыятьнең Магомед Мамедов төзелеш бригадасы алып бара.
- Мәктәбебез нык искергән иде инде. Кышкы салкыннарда ташкүмер ягып кына җылытып та булмый иде. Яңартылган мәктәп газ белән җылытылачак. Балаларны спортка тарту буенча да мөмкинлекләребез чикле булды. Спортзал - безнең укучыларның күптәнге хыялы иде инде ул. Ниһаять, хыяллар тормышка ашачак: аны төзүгә район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде. Озынлыгы 17,5 метр, киңлеге 8,5 метр зурлыкта булачак спорт залының нигез ташлары салынган, стенасын да өя башладылар. Әлбәттә, бу үзе дә шушы мәктәптә укып чыккан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның туган авылының киләчәген кайгыртуы нәтиҗәсе дә. Чөнки моңа кадәр ремонт турында күптән сүз алып барсак та, боз урыныннан кузгамады. Мәчет яныннан мәктәпкә кадәр юл салынуын да авыл халкы шатланып кабул иткән иде, - ди Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазарев.
- Безнең бригада спорт залының стенасын өя башлады. Мәктәп эчен ремонтлау өчен шушы көннәрдә тагын дүрт кешелек бригада киләчәк. Төзелеш эшләрен яңа уку елы башланганчы тәмамларга тиешбез. Максатыбыз - ремонтны сыйфатлы итеп алып бару, - диде Әзербайҗаннан ук килгән төзелеш бригадасы бригадиры Магомед Мамедов.
Бәрлебашы мәктәбе укучылары яңа уку елын яңартылган белем йортында башлап җибәрер дип әйтергә тулы нигез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев