Бушлай анализларны Республика клиник сырхауханәсенә бирергә була, ә анда зур чиратлар...
Район үзәк сырхауханәсендә "АК БАРС-Мед" иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре "Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
Халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуны максат итеп куйган әлеге очрашуда Яшел Үзән районында "АК БАРС- Мед" иминиятләштерү кампаниясе директоры вазифасын башкаручы Людмила Лукьянова сырхауханәнең танымаслык булып үзгәрүенә соклануын белдерде:
- Без монда узган елның декабрендә шундый очрашу үткәргән идек. Бу вакыттан бирле сырхауханәдә зур ремонт эшләре башкарылган. Биредә шартлар хәзер бөтенләй башка. Безнең кайнар линиягә Кайбычтан шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләрнең шактый кимүенең сәбәбен хәзер аңлыйм.
"АК БАРС-Мед"тан Людмила Лукьянова, кампаниянең баш белгече Диләрә Заикова, Кайбычтагы баш белгече Римма Мифтахова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, үзәк сырхауханәнең баш табибы Газимагомед Магомедов, сәламәтләндерү, поликлиника эше буенча урынбасарлары Гөлнара Сафиуллина белән Бәхтияр Нигъмәтуллин, "Геоид" җәмгыяте хезмәткәре Кафия Сәгъдиева катнашында үткән сөйләшүдә авырулар еш мөрәҗәгать итүче сорауларны хәл итү юллары каралды. Алар халыкны да кабул ите. Салтыйган авылында яшәүче Рузалит абый Сагуновны, мәсәлән, ташламалы шартларда дарулар алудан баш тартмаса да, ни өчендер Пенсия фондындагы исемлектән төшереп калдырулары борчый. Шул сәбәпле, ул хәзер дару да, акчасын да ала алмый. Моңа ачыклык кертү максатында без район Пенсия фонды начальнигы Гөлчәчәк Зиннуровага мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, Рузалит Сагунов Пенсия фонды реестрында бар, шуңа күрә ул ташламалы шартларда дарулар алырга хокуклы. Аңа район Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, эшне ачыклап бетерергә генә кирәк.
Ульянководан Николай Корсаковның да борчылуы урынлы:
- Район үзәк сырхауханәсендә кайбер анализларны ясамыйлар, шуңа да ай саен Казанга барып, түләүле хезмәтләрдән файдаланырга туры килә. Бу минем финанс хәлемне шактый нык какшата. Мин түләүсез хезмәткә өмет итә аламмы, - ди ул.
Табиб Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, Казан шәһәрендәге лабороторияләрнең күбесе шәхси кулларда. Шуңа да алар түләүле хезмәтләр генә күрсәтә. Бердәнбер юл - Республика клиник сырхауханәсенә мөрәҗәгать итү. Анда чиратлар зур булуын да яшермәделәр.
- Шикәр диабетыннан дәвалаучы табиб рецептка чит илдә эшләнгән дару препаратын яза. Ә даруханәдән аны алмаштыручы, безнең илдә эшләнгәнен генә бирәләр. Нигә табиб язганын бирмиләр икән? - ди Багайдан килгән Любовь Букарова.
- Беренчедән, чит илдә җитештерелгән дарулар даруханәләрдә даими булып тормый, икенчедән, аларның бәяләре ун тапкырга кыйммәт. Шуңа күрә аларны алыштыручы дарулар бирәләр дә инде, - дип җавап бирде аңа баш врач Газимагомед Магомедов.
Ульянковода яшәүче Николай Сяплинны катаракта авырулы кешеләргә операциягә чират булу-булмавы белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев