Буйдаклар күп авылда
Бернинди борчу мәшәкатьләре, чишелеш көткән мәсьәләләре булмаган авыл җирлеге юктыр ул бүгенге көндә. Халыкны борчучы проблемаларны хәл итүдә җирле үзидарәләргә киң вәкаләтләр бирелә. Ә авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя халык мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларына карап бирелә.
Багай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемаларын тыңларга, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры урынбасары Илдар Яруллин да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова үзенең отчет докладында узган елда башкарылган эшләренә тукталды. Багай, Салтыйган, Арыслан, Колабирде авылларын берләштерүче җирлектәге 222 шәхси хуҗалыкта 646 кеше яши. Биредә барлык төр салымнарны да җыеп бетергәннәр. Авыл җирлегендәге алты күп балалы гаиләнең дүртесенә җир участоклары бүлеп бирелгән. Халыкны эчәр су белән тәэмин итүне дә җайга салганнар. Салтыйган авылында "Чиста су" программасы нигезендә чишмәне чистартып, суны насос ярдәмендә башняга тутыралар, авыл эчендә өч чакырымнан артык суүткәргеч сузганнар, урамнарга колонкалар, янгын сүндерү гидрантлары куйганнар. Арыслан авылының Үзәк урамында 300 метр арага таш юл салганнар. Аның чыгымнары республика бюджетыннан түләнгән. Шулай ук, "Алтын кырлар" җәмгыятенең матди ярдәме белән Салтыйганда мәчет, күпер ремонтланган. Рушания Фәритовна үз чыгышында халыкны газ, электр энергиясе, электр элемтәсе белән тәэмин итүгә, шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен банклардан ташламалы кредитлар алу күрсәткечләре белән дә таныштырды.
Авыллардагы мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләре дә, полициянең Багайдагы участок уполномоченные Раил Ногманов та эшчәнлекләре турында халык алдында отчет тотты. Иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - яшьләрнең хәмергә тартылуы. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та үз фикерләрен җиткерде. Шул ук вакытта җирлектә яшьләре кырыктан узып та өйләнмәгән буйдаклар күп. Алар гаилә корып җибәрсә, авыл яшәрер, балаларның шат авазына күмелер иде дә бит... "Хәзер яшьләргә эш юк", - дигән сүзләргә Илдар Яруллин:
- Бүген безнең машина- трактор паркындагы дүрт "МТЗ" тракторы, "КамАЗ" автомобильләрендә эшләү өчен механизаторлар, шоферлар кирәк. Ә терлекчелек фермаларына Яшел Үзәннең Танай авылыннан егермегә якын кеше килеп эшли. Шул ук вакытта үзебездә яшәүчеләр эш юклыктан зарлана. Эшлим дигән кешегә безнең "Алтын кырлар" җәмгыятендә урын бар, - дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев