Федоровскоедан Рузил Газизов Мәскәү шәһәрендәге Кызыл Мәйданда узган парадта катнашкан
Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче уллары Рузилнең солдат исемен горур йөртүенә шатланып туя алмый Рузалит абый белән Вәсилә апа.
Шулай булмый ни, әнә якташыбыз хезмәт иткән батальон командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Константин Назаров республиканың хәрби комиссары Сергей Погодинга Рузил һәм тагын 16 Татарстан егете турында хат җибәргән. Рядовой Рузил Газизовның солдат антына тугрылыклы булуы турында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров исемененә дә хат килде. Республиканың баш хәрби комиссары, генрал-майор имзалаган әлеге хатта районда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге эшчәнлек, Россия Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм итүгә рәхмәт белдерелгән. "Кайбыч муниципаль районыннан 2012 елның көзендә армиягә алынган рядовой Рузил Рузалит улы Газизов үзен гел уңай яктан гына күрсәтә, хәрби бурычын үтәгәндә югары җаваплылык хисе тоя, максатчан, кушкан эшне төгәл үтәве белән аерылып тора. Рузил Җиңү көнендә Мәскәү шәһәрендәге Кызыл Мәйданда узган парадта да катнашты", - диелә хатта.
Без әлеге мәкаләне Рязань өлкәсенең Рыбное шәһәрендәге 01855 нче хәрби частьнең тимер юл батальоны командованиесе тәкъдиме белән әзерләдек.
Җиңү көненең иң төп вакыйгасы - Мәскәүдәге парад кадәр парадта катнашкан Рузил Газизов турында күбрәк белү өчен без аның туган авылы Федоровскоега юл тоттык. Кайбыч тарихында мондый вакыйганың булганын хәтерләмибез әле без. Аның әти-әнисе Рузалит абый белән Вәсилә апа безне ачык йөз белән каршы алды. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә гел армиядәге уллары турында гына сөйләде алар.
- 9 май көнне улыбызны телевизордан күреп ничек шатланганыбызны белсәгез иде! Ул анда музыкант солдатлар - барабанчылар арасында чыгыш ясады. Февральдән бирле әзерләделәр парадка, анда энә күзеннән үткәргәндәй сайлап алганнар. Төп-төз басып, рәт-рәт әнә ничек матур йөрделәр алар! - ди Рузалит ага.
Абыйлары Альберт, Альфредка солдат шинеле кияргә туры килмәсә дә, Рузил кечкенәдән солдат булырга хыялланып үскән. Үзендә ныклы ихтыяр көче тәрбияләү өчен спорт белән дә шөгыльләнгән, ярышларда җиңгән бик күп медаль - мактау кәгазьләре бар. Әмма тугызынчы классны тәмамлагач, барысын да шаккаттырып, Тәтештәге педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кергән.
- Рузилнең мәктәптә авыз ачып җырлаганы булмады, бик оялчан иде. Музыка бүлеген сайлавына бик гаҗәпләнгән идек. Мәктәптә ачылмаган сәләте Тәтештә ачылды, ул да баянда уйнарга өйрәнде. Педагоглары безнең мәктәпкә килгән саен, Рузилнең оста итеп җырлавын, тырыш булуы турында әйтеп китәләр. Ничек горурланмыйсың андый укучың белән! Ул үзе алай яхшы укымады, әмма тырыш, хезмәт сөючән, акыллы булуы белән башкалардан аерылып торды. Йөзендә гел елмаю аның, - диде соңыннан очрашуыбызда рус теле укытучысы Данохан Гыйсмәтуллина.
Рузилнең училищеда "Татар егете", Казанда баянчылар бәйгеләрендә катнашуы аның чыннан да сәнгатьне яратуы турында сөйли. Әнә шул мавыгуы аңа армиядә дә ярап куйган.
Яшьлегендә Кырымда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, 48 нче елын "Кайбычагрохимсервис" та эшләүче Рузалит абый да, инде лаеклы ялда булган әнисе Вәсилә апа да улларының армиядән тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев