Хатын-кыз эчүе – мең бәла
Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа авылларына әле кайчан гына карлы-буранлы көннәрдә, язгы-көзге пычракларда кереп булмый иде. Ә хәзер, вак таш түшәлгән юллар салынгач, яңа күперләр дә төзелгәч, ул мәшәкатьләр артта калды.
Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Байморзада узган күчмә утырышына да бер тоткарлыксыз барып җиттек. Югыйсә, алдагы көннәрдә дулаган март бураннары юлларга карны өеп-өеп куйган иде. "Гөбенә" агрофирмасы карны үзвакытында чистартып, халык яшәешен тәэмин итә. Авыл урамнары да чиста, аны берсеннән-берсе матур йортлар бизи. Биредә тырыш халык яшәве сүзсез дә аңлашыла. Утырыш башланыр алдыннан комиссия рәисе Рузалия Малова һәм секретаре Фирдания Алиева ярдәмгә мохтаҗ, шулай ук аракы сөременә бирелә башлаган гаиләләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышты. Аларның күбесенең йорт-җирләренең чиста булуына, мул тормышта яшәүләренә сокланып сөйләде Рузалия Хәсәновна. Дөрес, арада иртәдән үк яшел еланны авыз итеп куйган, баласын мәктәпкә дә озата алмыйча калучысы да очраган. Утырышка Мәлки, Байморза, Кыр Буасы авылларында яшәүче берничә гаилә, хатын-кызлар чакырылган иде. Башка утырышлардан аермалы буларак, бу юлы административ беркетмәләр каралмады, максат - тайгак юлга кереп баручы бу кешеләргә бергәләшеп ярдәм итү. Аларның һәрберсе белән аракы эчүнең яхшылыкка илтмәве, төп бурычлары - балаларын тиешенчә тәрбияләү, ата-ана назы бирүдә икәнлеге бәйнә-бәйнә аңлатылды. Мисал эзләп ерак барасы түгел, әле Яңа елдан соң гына биредә япь-яшь хатынның гомере өзелде. Бу хәсрәткә дә шул яман гадәт сәбәпче. Мондый хәлләргә киләчәктә дә юл куймас өчен ярдәм кулын вакытында сузарга, профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнергә кирәк.Комиссия алдында басып торучыларның барысы да наркология диспансерында дәваланырга ризалыгын бирде. Утырышта район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов, полиция, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, "Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Юрий Осипов, Мәлки филиалы управляющие Федор Поляков та катнашты. Эш юк, дип зарланучыларга Юрий Осиповның җавабы бер булды: эшлим дигән кешегә эш бар, әмма элеккеге колхоз чорындагы кебек көн үтсенгә генә түгел, ә җиң сызганып эшләүчеләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев