Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтегез халыкка кирәкле

17 март - Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

өрмәтле сәүдә хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнеңбарыгызны да Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Халыкка сәүдә хезмәте күрсә­түнең эзлекле төстәүсә баруы мактауга лаек күренеш. Сатып алучыларныңрәхмәт сүз­ләре һәм канәгать елмаюлары сезнең авыр хезмәтегездәһәрвакыт бүләк булсын.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Чыннан да, халкыбызның аңы, культурасы, ихтыяҗлары көннән-көн үсәбарган бүгенге заманда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә дә сорау һәм та­ләпләр арта бара. Әмма бу тармакта эшләүче хезмәт­кәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчәүтәп баралар. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев