Хөрмәтне көч белән түгел, эш белән яуларга
Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсендә полиция ветераннары яшь хезмәткәрләр белән очрашты.
ТР эчке эшләр органнары ветераннары Советы 1991 елда ук оеша. Аның бурычларының берсе - эчке эшләр системасында хезмәт иткән ветераннарны бергә туплау, ветераннар хәрәкәтен оештыру һәм яшь хезмәткәрләргә хезмәт тәрбиясе бирү. Бүген Кайбыч ветераннар оешмасында 12 кеше исәпләнә. Иминлегебезне саклауга хезмәт иткән өлкән буын әле хәзер дә эшсез утырмый: даими оештырылып килгән утырышларда актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Хокук саклау кебек җаваплы һөнәрне сайлаган яшьләргә ярдәм итәргә дә теләкләре зурдан. Сүз уңаеннан, бүлекчәдә яшь белгечләр Советы актив эшли. Яше 30га тулмаган хезмәткәрләрне үзенә туплаган бу оешманың җитәкчесе - ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов.
"Дальний" полиция бүлекчәсендә булган мәгълүм вакыйгалардан соң, ветераннар яшь хокук сакчылары белән аралашып, фикерләрен җиткерергә карар кылган. Совет рәисе, отставкадагы подполковник Ленар Закиров билгеләвенчә, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы һәрвакытта да үрнәк булды. "Дальний" бүлекчәсенең җавапсыз хезмәткәрләре исә үзләренә генә түгел, җитәкчелеккә дә зыян китерде. Аксакалның иманы камил: полиция хезмәткәре һәр эштә үрнәк күрсәтергә, яшәешнең бар өлкәләреннән хәбәрдар булырга, һөнәренең җаваплылыгы хакында бер генә минутка да онытмаска тиеш. Эш күрсәтеп хөрмәт яуласын иде яшьләр, дип сыкрана ветеран. Үзенең хезмәт тәҗрибәсе - шуның ачык мисалы. Ленар Закировка үз гомерендә куркыныч җинаятьчеләр белән күзгә-күз очрашырга да, катлаулы җинаять эшләрен тикшерергә дә туры килгән. "Полиция хезмәткәре һөнәрен сайлагансыз икән - аны ахырынача лаеклы рәвештә үтегез!" - диде хөрмәткә лаек ветеран, яшь хезмәттәшләренә киңәшләрен биреп. Дуслары - ветераннар Рифкать Гайнуллин белән Николай Иванов та аның белән тулысынча килештеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин да яшь белгечләрләргә өлкән остазларыннан үрнәк алырга киңәш бирде. Чынлап та, офицер исеменә тап төшермичә, һөнәренә тугрылык саклап хезмәт иткән ветераннарның эш тәҗрибәсенә таянып, дәреслекләр язарга мөмкин булыр иде. Ильфат Әхмәтов аларга яшь белгечләр исеменнән рәхмәт әйтеп, «Кайбыч» полиция бүлекчәсенең горур традицияләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев