Кайбыч районында яфраказык җыю дәвам итә
Узган атнаның шимбәсендә районда бердәм рәвештә яфраказык җыю көне игълан ителгән иде.
Бу көнне оешма-предприятиеләр, мәктәпләр коллективлары урманда җыйган яфраказыкны "Гөбенә" агрофирмасына тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенә шалтыратып, ни өчен нәкъ менә шушы агрофирмага тапшырырга кирәклеге турында сораштык. Чөнки безгә май аенда ук төрле хуҗалыкларны бүлеп биргәннәр иде.
- Монда бозауларның баш саны башкаларныкына караганда күбрәк, - дип җавап бирделәр безгә.
Терлек күп булгач, азыгы да мул кирәк шул. Витаминлы азыкка да ихтыяҗ зур. "Гөбенә"нең үзендә дә терлекчеләрнең яфраказык җыюга актив кушылуын яхшы беләм. Мәсәлән, Олы Тәрбиттә савымчыларның барысы да иртәнге савымнан соң, себерке бәйләргә йөри.
- Чыннан да бу витаминлы себеркеләрнең барысын да бозауларга бирәсезме? Яз көне аларны чыгарып ташлыйлар дип ишеткәнем дә бар, - дип сорыйм ун ел буена савымчы булып эшләүче Лидия Маловадан.
- Мондый кыйммәтле азыкны кем чыгарып ташласын ди инде? Андый хәлне күргәнем юк минем, - диде ул. - Мин машина белән сыер саву операторы булып эшлим. Бозаулар утарында себеркеләр һәрчак эленеп тора, яратып ашыйлар. Хуш исле юкә себеркесе - үсеп килүче яшь организмга менә дигән витамин чыганагы ул.
-Һәр хезмәткәргә, бюджет өлкәсендә эшлиме ул, авыл хуҗалыгы тармагындамы, план җиткерелде. Мин үз планымны үтәдем, - ди Олы Тәрбит авылы кибетчесе Людмила Тараканова. - Көненә 76 пар себерке бәйләдем.
Хатын-кызлар белән кибеттә очраштым. Алардан яңа төзелеп килүче фельдшер-акушерлык пункты турындагы фикерләрен сорашкач, сүзебез үзеннән-үзе яфраказык җыюга барып тоташты.
- Бездә барысы да сберке бәйләргә йөри. Бүген почта элемтәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре китте. Җәйнең көне озын, рәхәтләнеп җыярга була.
- Аның каравы төннәр кыска, ә авыл савымчыларыныкы тагын да кыскарак, - дим.
- Кыш көне иртәрәк тә торырга туры килә әле. Мал асты алырга, терлекләрне юарга, азыкны да таратып өлгертергә кирәк. Савымчылар ел әйләнәсе иртәдән аяк өстендә. Сөтне күп савасың килсә, йокы турында онытырга туры килә.
- Ә балаларыгызны кем карый?
- Алар минем зурлар инде, үзләре ярдәм итә.
- Ничә балагыз бар соң?
- Эльвира, Валентина, Алексейның әнисе мин. Улым фермага килеп тә булыша. Зур кызым Олы кайбычта яңа бала табу йорты ачкан көндә дөньяга килгән иде. Коляска бүләк иттеләр. Без эштән курка торганнардан түгел. Сәламәтлек кенә булсын. Ирем иртәдән авыл көтүендә, - ди җавап бирде Лидия.
Әйе, бу төбәктә хезмәт сөючән халык яши. Бу аларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да ачык күренә. Чүти авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны буенча районда алдынгы урыннарда бара.
Бердәм рәвештә яфраказык җыю көнендә агорофирмага 73 центнер 84 килограмм витаминлы азык кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев