Кисәтү чараларын көчәйтик
Кайбыч районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында сүз укучылар, студентлар, армия хезмәтенә чакырылучыларның наркотик һәм психотроп матдәләр куллануын ачыклау максатында профилактик медицина күзәтүе үткәрүне оештыру мәсьәләләре һәм бу чараларны камилләштерү турында барды.
Утырышта чыгыш ясаган "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Фирдания Алиева белдерүенчә, районда әлеге өлкәдә тотрыклы хәл саклана. Әмма бу яшүсмерләр арасында кисәтү эшен сүлпәнләндерергә була дигән сүз түгел. Район сырхауханәсенең белгеч-наркологы белән даими рәвештә очрашулар һәм әңгәмәләр уздыру, 10-11 сыйныф укучыларына тест-полоскалар ярдәмендә медицина күзәтүләре үткәрү, яшьләрнең буш вакытын оештыру, комиссиядә исәптә торучы үсмерләрне эш белән тәэмин итү яшьләрдә наркотикларга каршы тотрыклы караш булдыруга хезмәт итә. Үсеп килүче буынның проблемаларын хәл итүдә комплекслы чаралар үткәрү, балигъ булмаганнарны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау үз нәтиҗәләрен бирә дә инде. Сергей Воробьев фикеренчә, бу афәт безне дә читләтеп үтмәскә мөмкин. Җәйге чорда яшүсмерләргә карата аеруча зур игътибар бирү сорала, чөнки шәһәрдән кунакка күп яшьләр кайта, араларында наркотиклар кулланучылар булып, авыл яшьләрен дә артларыннан ияртергә мөмкин. Хокук саклау органнары әти-әниләр белән дә, укытучылар белән дә хезмәттәшлеккә әзер. РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять буенча бер җинаять эше ачылуы, табиб билгеләмәсеннән башка наркотик препаратлар куллану факты буенча административ җаваплылыкка тартуның ике очрагы теркәлү җәмәгатьчелеккә саклыкны арттырырга кирәклегенә ишарәли. Район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча тагын да үтемлерәк профилактик чаралар булдырырга, наркотикларга каршы кисәтүнең максатчан системасын эшләргә бурычлы. Газимагомед Магомедов билгеләгәнчә, кызганычка, тест-полоскалар алуга бүлеп бирелгән акча гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучыларның барысын да тикшерү өчен җитәрлек түгел, өстәмә инвестицияләр таләп ителә. Комиссия рәисе Алексей Макаров яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигына барлык мәктәп укучыларына медицина тикшерүе үткәрү мөмкинлеген эзләп табу һәм яшүсмерләрне спорт чараларында актив катнаштыру бурычын йөкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев