Күзәтчелек советы оешты
Әле шушы көннәрдә генә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" автоном учреждениесендә Күзәтчелек советының беренче утырышы үткәрелде.
Төп бурычы өлкән яшьтәге кешеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү, аларга көнкүрештә, медицина, психологик, педагогик, социаль-хокукый яктан булышу булган әлеге үзәк 2006 елда бюджет учреждениесе буларак оешса, 2010 елның маеннан ул автоном учреждение итеп үзгәртелде. Шул нигездә аның белән идарә итү органы булып Күзәтчелек советы һәм директоры санала. Әлеге утырышның беренче көн тәртибенә советның рәисен, рәис урынбасарын, секретарен сайлау мәсьәләләре кертелгән иде. Аның составында җирле үзидарә органнары, милек хуҗалары, җәмәгатьчелек, "Өмет" үзәге вәкилләре бар. Утырышны социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова алып барды. Совет әгъзалары үзләренең рәисе итеп бертавыштан муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллованы, урынбасары итеп район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закированы, ә секретаре итеп "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллинаны сайлады. Күзәтчелек советы "Өмет" үзәгенең Уставына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне карый, финанс эшчәнлегенә күзәтчелек итә, акча керемнәренең максатчан файдалануын контрольли, еллык бухгалтерлык отчетына аудит үткәрү турында карар кабул итү һәм башка вәкаләтләргә ия.
"Өмет" үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин 2011 елдагы бухгалтерлык отчетын килештерү, 2012 елга хуҗалык эшчәнлеге планы турында сөйләде. Әлеге үзәкнең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Нуруллина түләүле хезмәт күрсәтүләрдән кергән акчаларның нинди максатларда тотылуы белән таныштырды. Бүгенге көндә 52 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ 62 кешене карый. Шуларның 51е үзләрен караган өчен пенсияләренең 25 процентыннан артмаган күләмендә түли. Әгәр дә аларның пенсиясе Татарстандагы яшәү минимумыннан (5001 сум) түбән булса, түләүсез хезмәт күрсәтелә. Алар күп түгел - сигез генә. Шулай ук өч Бөек Ватан сугышы ветераны бушлай социаль хезмәт ала.
Район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллова социаль хезмәткәрләргә нәтиҗәле хезмәт теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев