Максатыбыз бер – киләчәккә атлау
Олы Кайбыч җирлегендә узган отчёт җыелышында башкарма комитет бүлекләрендә начальник вазифаларын башкаручылар катнашты. Әлбәттә, алар барысы да диярлек Олы Кайбыч авылы җирлегенә кергән авылларда яши һәм бу җирлеккә хас булган проблемалардан хәбәрдар.
Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров белдергәнчә, моның сәбәбен ерактан эзләргә кирәкми, район үзәгендә яшәүчеләр уңайлыклардан актив файдалана, шуңа да әллә ни артык зурдан кубып күтәрерлек мәсьәләләр булмагач, җыелышка килүне мәслихәт күрмәгәннәр. Зары булганнар атна саен башлыкка да, башкарма комитет җитәкчесенә дә кабул итү көннәрендә турыдан-туры мөрәҗәгать итә, урынбасарлар, бүлек җитәкчеләре янына да юл ачык, иртән торып, транспорт көйләп, юлга чыгып интегәсе юк, күпләр электрон почта белән дә файдалана. Җыелышта Җәүдәт Рәшитович авыл җирлегенә кызыксындырган сорауларны юллап, аларга газета аша җавап бирүне дә оештырырга кирәклеген ассызыклады. Сораулары булганнар, туган проблемаларга ачыклык кертергә теләүчеләр, рәхим итсеннәр, 2-11-20 телефоны аша гозерләрен, сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерсеннәр.
Ләкин беренче карашка гына барысы да ал да гөл кебек тоелган Олы Кайбыч җирлегендә дә хәл итәсе мәсьәләләр юк түгел. Бу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин,торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сөнгатуллин, үзәк сырхауханәнең баш табибы Газимагомед Магомедов, полициянең участок уполномоченные Дамир Гиниятуллин чыгышларында ачык чагылыш тапты. Асылда урамнар, Бәрле елгасы территориясендә чисталык булдыру, каты көнкүреш калдыклары өчен каралган контейнерларны кыш көне сыек калдыклар өчен кулланмау, яман шеш, туберкулёз авыруларының артуы, халыкның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә профилактиканы көчәйтү, демографияне арттыру, җәйге чорда суны рациональ файдалану кебек проблемалар яңгырады. Халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә башкарылган эш күләме игътибарга лаек: Олы Кайбыч мәктәбендә, үзәк сырхауханәдә капиталь ремонт, төзелеш планы дүрт мең ике йөз унҗиде квадрат метрга үтәлүе, "Социаль ипотека" программасы нигезендә дүрт гаиләгә фатир, ике яшь гаиләгә йорт төзеп керү өчен субсидия бирелүе, халыкның шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 20 миллион 656 мең сум ташламалы кредиттан файдалануы, тротуарлар, урамнар ремонтлануы, гидротехник корылмалар булдыру, күперләр, чишмәләр төзекләндерелү, урамнарны яктырту һ.б. Аларга тотылган чыгымнар, һичшиксез, башка җирлекләргә караганда күпкә артык һәм бу шулай булырга тиеш тә, чөнки Олы Кайбыч - районыбызның көзгесе ул. Бу биредә яшәүчеләргә бурычлар да өсти, чөнки авылыбыз башкаларга һәрьяклап үрнәк тә булырга тиеш. Район башлыгы бу юнәлештә дә бурычлар билгеләп, Бәрле елгасы тирәсен төзекләндерүгә аерым тукталып, "Чиста Бәрле" акциясенең шартларын һәм грант булдыруны да уйлап бетерергә тәкъдим итте. Бәрле елгасы районыбызның шактый гына авыллары аша уза, һәрбер авылда аның ярларын ныгытуга, яшелләндерүгә игътибар бирсәләр, киләсе буыннар безгә рәхмәтле генә булыр. Чисталык, әйләнә-тирә мохиткә хуҗаларча карау, булган тарихи һәйкәлләрне - борынгы каберлекләрне саклау кешене бизәүче иң күркәм сыйфатларның берсе икәнен районыбызның имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин да билгеләп узды, җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр барысы да әхлак нормаларына кагыла, дин моны хуплый, диде. Ул эчкечелек, гаиләләр таркалуга каршы бергәләп эшләргә өндәде, аерым йортларда яшәсәк тә, максатыбыз бер бит - киләчәккә атлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев