Кече Мәме авылында мәдәният учагы төзекләндерелә
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы нигезендә районыбызның Мәлки авылында күп фукцияле клуб төзелде, Мөрәле, Чүти авылларында мәдәният йортлары ремонтланды. Хәзерге вакытта Кече Мәме авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара.
Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева әйтүенчә, биредә ремонт эшләре агымдагы елның гыйнварында башланган. Капиталь ремонт өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. 1975 елда төзелгән бина озак еллар буена ремонт күрмәгән. Хәзер биредә Әлмәт шәһәренең "Шәриф" җаваплылыгы чикле җәмгыяте бригадасы эшли. Анда Кече Мәменең үз егетләре дә - Вениамин Киселев, Валерий Федотов, Валерий Фомин да бар. Бригаданы Василий Малахаев җитәкли. Төзүчеләр мәдәният йортының түбәсен тулысынча алыштырып, профнастил белән япкан. Иске идәннәрен сүткәннәр, түшәм такталарын алыштыралар. Идәнгә җитәрлек такта да кайтарып куйганнар.
- Гыйнвар, февральдә салкын көннәрдә эшли алмадык. Төзелеш материаллары белән бераз өзеклекләр булуы эшебезне тоткарлады, - диде Василий Малахаев.
Төзүчеләр мәдәният йортының стеналарын эчтән гипслы картон, тышкы яктан металл сайдинг белән тышлаячак, эленмә түшәм ясаячаклар. Тамара Алексеева сүзләренә караганда, биредә Мөрәледәге кебек тамашачылар залын бүлеп алып, авыл җирлегенә бүлмәләр булдырылачак. Шул ук бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пункты узган ел ремонтланган.
Без килгән көнне биредә Казан шәһәренең "Дакар- пласт" төзелеш фирмасы эшчеләре мәдәният йортының тәрәзәләрен пластикка алмаштыру эшенә керешкән иде. Төзүчеләр аларга эш күләмен киметкән, кайбер тәрәзәләрне кирпеч белән бөтенләй томалап куйганнар. Төзүчеләр мәдәният учагын төзекләндерүне Сабан туена кадәр төгәлләргә вәгъдә итә.
Кече Мәме авылы мәдәният йортында төрле чаралар гел үткәрелеп килде. Аларның данлыклы "Палан" фольклор ансамбле бар, биредә армиягә китүче егетләрне озату кичәләре, истәлекле даталарга багышланган концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр, китапханәдә төрле чаралар да даими үткәрелде. Ремонт эшләре төгәлләнгәч, авылның мәдәни тормышы тагын да җанланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев