Муниципаль район Уставында үзгәрешләр
Кайбыч муниципаль районының 22 нче утырышы Советның 28.04.2012дә 112 нче карары белән расланган "Кайбыч муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына, Муниципаль хезмәт турындагы положениегә, район Советының 2011 елның 9 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы план чорына бюджеты турында"гы 83 нче карарына...
Беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган башкарма комитетның оештыру-хокук бүлеге начальнигы Айдар Сибгатуллин депутатларга "Кайбыч муниципаль районы" Уставына кертелүче үзгәрешләрнең 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131-ФЗ" ның аерым нигезләмәләренә кертелгән үзгәрешләргә бәйле булуын аңлатып үтте. Мисал өчен, җирле дәрәҗәдәге автомобиль юллары буенча юл эшчәнлегенә караган 6 нчы маддәнең 1 нче өлешендәге 4,5 нче пунктларны, шулай ук муниципаль район территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру хакындагы 12 нче пунктны үзгәртү һәм аларга өстәмәләр кертү тәкъдим ителгән. Район Советы депутатының вакытыннан алда вәкаләтләрен калдыру турындагы 35 нче маддә дә үзгәрешләр кичерде. 38, 40, 45 нче маддәләр "Ришвәтчелеккә каршы чаралар турында"гы 273 нче федераль закон положениеләре белән тулыландырылды. 52 нче маддәгә Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге һәм вәкаләтләре буенча үзгәрешләр кертелде. Кайбыч муниципаль районының Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение"нең 2,5 нче маддәсендәге үзгәрешләре белән таныштырды.
Үзгәрешләр бишенче, җиденче, сигезенче абзацларга кертелгән. Аларда югары, баш, әйдәүче һәм өлкән группа вазифалар өчен муниципаль хезмәткәр ия булырга тиешле белем һәм күнекмәләр тәгаенләнә, класслар һәм квлификацион разрядлар бирү, квалификацион имтихан тапшыру тәртибе аңлатыла. Аппарат җитәкчесе үз чыгышында ел саен бирелүче түләнә торган ял мәсьәләсенә кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды һәм Муниципаль хезмәткәрләргә класс чины бирү тәртибе турындагы положениене раслауны тәкъдим итте. Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Ул депутатларны "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы план чорына бюджеты турында"гы Совет карарына кертелүче үзгәрешләрне яклауларын сорап мөрәҗәгать итте. Өстәмә бюджет чаралары Торак-коммуналь хуҗалыкның административ бинасын ремонтлау, Кошман, Кече Мәме, Колаңгы тимер юл станциясе, Зур Урсак торак пунктларында таштан юл салу, Кошман, Бәрлебаш гомумбелем бирү мәктәпләренә интерактив такталар сатып алу өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев