Нәниләргә – балалар почмагы
Пенсия фонды идарәсе коллективында хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәпкә озату традициясе яши.
2010 елда хезмәткәрләрнең өч, узган ел ике, быел бер баланы мәктәпкә озатканнар. Фондтан аларга уку кирәк-яраклары бүләк итәләр, ә беренче класска баручы бала үзенең яраткан уенчыгын калдыра.
- Быел улым Раил мәктәпкә бара, ул үзенең яраткан уенчыгы - куянын балалар почмагында калдырды, - ди идарә начальнигы Чулпан Камалиева.
Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлегенә көн саен берничә гаилә мөрәҗәгать итә. Әниләре үз эшләре белән йөргән арада балалары көтү залында оештырылган балалар почмагында уйный, рәсем ясый ала. Уңайлы шартлар тудырган өчен клиентлар шикаять һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә рәхмәт сүзләре язып калдыручылар да байтак.
Сүз уңаеннан, Ана (гаилә) капиталына сертификат 2007 елдан бирелә башлады, шул вакыт эчендә районда 500 дән артык гаилә сертификатка ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев