Олы Кайбыч егете Рафил Нигъмәтуллин Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтты
Җәмгыять

Олы Кайбыч егете Рафил Нигъмәтуллин Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтты

"Армиядә бер ел вакыт сизелмичә дә узып китә икән ул", - ди әле шушы көннәрдә генә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан Олы Кайбыч егете Рафил Нигъмәтуллин.

Буа шәһәрендәге медицина көллиятен тәмамлаганнан соң армиягә алынган егет Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә хезмәт иткән.

- Армиягә киткәнче дә хәрби һава десанты гас­кәрләренең элиталы частенда хезмәт итәргә хыялланган идем, максатыма ирештем. Монда физик яктан ныклы, сәламәт, психикасы ныклы булган егетләрне генә алалар. Хәрби хезмәттә барлык сынауларны уңышлы үт­тем, парашюттан да сикердем, - ди десантчы.

Һөнәрле булуы да ярап куйган: медицина пунктында инструктор булып хезмәт иткән. Хәрби часть­нең медицина хезмәте начальнигы, гвардия майоры А. Кашкаров кул куйган характеристикада якташыбызның намус бе­лән хезмәт итүе ачык кү­ренә. Анда Рафилнең Ватан сакчысы исеменә тап төшермәве, максатчан булуы, приказларны төгәл үтәве, кыюлыгы, хәрби вертолеттан, самолеттан парашют белән ышанычлы сикерүе, дәү­ләт һәм хәрби серне саклый белүе хакында языл­ган.

Яшь солдатны өендә әтисе Ринат, әнисе Зәмзәмия, сеңлесе Рузилә көтеп алган. Рафилдан киләчәккә планнары белән кызыксындым.

- Армиядә контракт буенча калырга да тәкъдим иттеләр. Шулай да, туган яклар сагындырды, тизрәк кайтасы килде. Киләчәктә үз һөнәрем буенча эш­ләр­гә телим, - диде ул. Без аңа теләкләренең тор­мыш­ка ашуын, уңышлар телик.


Олы Кайбыч егете Рафил Нигъмәтуллин Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтты

Нет комментариев