Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Кайбычтан РезедәЗиннәтуллина - IT-чемпион

Ай үтәргә дә өлгерми, почта тартмасына газ, электр энергиясе, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, телефон өчен түләүләргә бер кочак квитанция калдырып китәләр. Күнегелгән гадәт буенча аларны түләү өчен эш сәгатьләрендә күпләребез почтага, я банкка чаба. Безнең кебек түләүчеләр күп, шуңа да озын чиратта торырга мәҗбүр булабыз. Әнә шулай алтынга тиң вакытыбызны сарыф...

Олы Кайбыч кызы Резедә Зиннәтуллина хәзер әти-әнисен андый мәшәкатьләр белән почта, банк юлында йөртми инде. Ул барлык түләүләрн өйләрендәге компьютердан Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru аша гына түли. Агымдагы елның беренче мартыннан бирле шулай. Нәкъ менә шул вакытта мәктәп укучылары арасында "lT-чемпион" республика бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгенең максаты- укучыларны өлкән буын кешеләрен электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтү, электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне халык арасында популярлаштыру. Укучы яшьләр өлкәннәрне, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта теркәлеп, төрле хезмәтләр өчен түләргә өйрәтергә тиеш була. Теркәлү вакытына укучы үзенең логинын да кертә, әнә шулай итеп аңа баллар исәпләнә башлый. Бер сүз белән әйткәндә, өлкәннәрнең шәхси кабинеты белән укучының электрон мәгариф порталындагы логины арасында элемтә урнаштырыла. Резедә күршеләрендә яшәгән дәү әнисенең (кызганыч, ул әле күптән түгел генә вафат булды) коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын да шулай түләп барган. Бәйгенең беренче этабында 78 балл туплап, ул "lT- чемпион" бәйгесенең "Иң актив укучы" номинациясендә җиңү яулады. Республика күләмендә Резедә кебек җиңүчеләрне Казандагы lT-паркында бүләкләделәр. Бүләккә бирелгән мини-айпадны кулыннан да төшерми ул хәзер. Мондый бүләккә ия булырга соң түгел әле, бәйгенең икенче этабы башланды.

-Әлеге бәйге миндә зур кызыксыну тудырды. Электрон түләүләр чыннан да халык өчен уңайлы. Интернет аша түләгәндә мин шуңа игътибар иттем: әтием Рамил машинада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча гына йөри икән бит. Миңа бер тапкыр да аның өчен ЮХИДИга штраф түләргә туры килмәде,- ди Резедә.

Өлкән яшьтәге кешеләргә коммуналь түләүләр өчен почтага барып йөрү мшәкатьлерәк. Шуңа да алар үз авылларында яшәүче мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итә алалар. Бу ике як өчен дә отышлы: бердән бурыч түләнә, икенчедән укучыга баллар җыела. Чемпионнарны баллар санына карап билгелиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан РезедәЗиннәтуллина ITчемпион