Онытылмаслык очрашу
Узып баручы елның 20 декабре безнең балачагыбызның иң истәлекле һәм онытылмас көне булып истә калды. Чөнки бу көнне без сыйныфыбыз белән ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2011" кысаларында мәктәп укучылары арасында узган республика иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында катнаштык.
Анда бик дулкынланып, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичереп аяк бастык. "Каушап калмабызмы? Кемнәр килгән икән?" Әнә шундый уйларыбыз безне каршы алучыларны күрүгә юкка чыкты. Иң элек Дәүләт Советы буенча сәяхәт оештырдылар. Депутатлар утырып эшләгән бүлмәләрдә булу, алар утырып эшләгән өстәл артында утыру - безне тагын да яңа уңышларга өндәде, депутат булу теләген тудырды.
Иң югары тәэсирләр парламент музеенда булды. Әлеге музейның эчтәлеге күпкырлы. Стендка куелган материаллардан Дәүләт Думасының стенографик отчетлары, Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты приказлары, делегатларның мандатлары, төрле еллардагы (мәсәлән 1781 ел) язу кирәк-яраклары сувенирлары, истәлек медальләре һәм башкалар белән таныштык.
ТР Дәүләт Советының китапханәсендә дә булдык. Биредә 150 төрле газета-журнал алына икән. Экскурсиядә күргән һәр нәрсәне язып бетерәсе дә авыр, шуңа да күбрәк фотога төшердек.
Без, ниһаять, конференц-залга, депутатлар һәм республика җитәкчеләре белән очрашуга уздык. Тантана башланганчы җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән истәлекле фотога да төшеп өлгердек. Әлеге тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, республика парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты.
Сентябрь аенда Татарстанның барлык мәктәпләрендә бала хокукларын яклау темасына парламент дәрес узды. Парламент дәрес кысаларында башлангыч сыйныфта укучылар арасында "Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән рәсемнәр бәйгесе, "Минем хокукларым һәм бурычларым" дип исемләнгән агитация плакатлары конкурсы, "Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм!" дигән мәктәп стена газеталары бәйгесе һәм эсселар конкурсы узды. Республика күләмендә 300 дән артык эш конкурска тәкъдим ителәгән, аларның нәтиҗәләре буенча 21 иң яхшы эш сайлап алынган. Әлеге бәйгедә без сыйныф җитәкчебез ярдәме белән "Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм!" дигән стена газетасы чыгардык һәм әлеге номинациядә республика күләмендә II урынны яуладык. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дипломы белән бүләкләндек һәм "Медиа-Маркт" электроника кибетенә 3000 сумлык сертификат бирелде. Әлеге дипломга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе кул куйган. Аны безгә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл ханым Удачина тапшырды.
Тантананың өченче өлеше безнең өчен махсус әзерләнгән чәй табыны янында узды. Дәүләт Советында дүрт сәгатьтән артык булдык.Үзебезгә яңа көч алып, якты һәм искиткеч матур уйлар белән без кайтыр юлга кузгалдык.
Безне бу җиңүгә әзерләгән сыйныф җитәкчебез Розалия Зөфәр кызы Садриевага безнең белән тагын да яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз. Район җитәкчеләребез дә еш кабатлый торган "Иң яхшысы - балаларга" дигән тезисның иң актуаль икәнлеген без үзебезнең бер көнлек сәяхәтебездә дә ачык күрдек. Әлеге чара безгә үк хокукларыбызны белергә һәм алардан файдаланырга кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев