Редакция коллективы югалган килограммнарның эзенә төшмәкче
Май аенда ук игълан ителгән яфраказык җыю кампаниясе төгәлләнде. Райондагы оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре хезмәткәрләре тарафыннан яшь терлекләргә 3 мең 154 центнер күләмендә яхшы сыйфатлы витаминга бай азык җыелды. Бу - планның 56 проценты.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Илдус Гайнуллин планны үтәгән һәм үти алмаган оешмаларны атап узды. "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы - соңгылары арасында. Хезмәттәшләремә яфраказык планын үтәмәвебез турында әйткәч, борчылулары йөзләренә чыкты. Моның шулай булуы аңлашыла да, чөнки без шушы ике ай эчендә үзебезгә беркетелгән хуҗалыкка яхшы сыйфатлы себеркеләр бәйләүне максат итеп кую белән беррәттән, газетабызның һәр санында диярлек моның кирәкле эш, хуҗалыкларга зур ярдәм булуы турында яздык. Яфраказык кыш буе складта эленеп торганнан соң аны чыгарып түгәләр, бозаулар улагына барып җитми икән, дигән сүзләр йөри башлагач, белгечләр, савымчылар белән очрашып, алар фикерен газета укучыларыбызга да җиткердек. Без, журналистлар, фермаларда еш булабыз, һәм моның шулай түгел икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайтабыз. Ташласалар да, начар сыйфатлысындыр. Ә без һәр елдагыча гел яшь юкә себеркеләре генә бәйләдек. Склад мөдирләре аларны, таләпләргә туры китереп бәйләгәнсез, дип кабул итеп алды. Алдан ук сыйфатлы итеп эшләүне максат итеп куйган идек шул. Шәхси вакытыбыз белән исәпләшмичә, коллективыбыз белән эш сәгатьләреннән соң, шимбә саен урманга юл тоттык. Шулай да аңлашылмый, без ник план үтәмәүчеләр арасында соң? Яфраказык җыю кампаниясе игълан ителгәч, эш күләменә түгел, ә сыйфатка игътибар итәчәкләрен белдергәннәр иде. Әмма киресенчә килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев