Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзүчеләр Сабантуенда Универсиада объектларын төзүгә өлеш керткән кайбычлылар бүләкләнде

Үткән якшәмбедә Россиядә Төзүчеләр көнен билгеләп уздылар. Татарстанда быел бу дата зурлап билгеләп үтелде - Казандагы Мирный бистәсенең Каенлы аланындагы Сабантуйда республиканың барлык районнары да катнашты.

Бәйрәм берьюлы берничә мәй­данда гөрләде. Муниципаль районнар кечкенә мәйданчыкларда күргәзмәләр оештырган, үзеш­чән артистлары җырлый, төзүчеләрне бүләклиләр. Тө­зе­леш техникасы һәм материаллары җи­тештерүче оешмалар үз продукцияләрен тәкъдим иткән күр­гәзмә мәйданнары белән дә кызыксынучылар байтак булды. Шул рә­вешле, бәй­рәм итү белән бер­рәттән, яңа элемтәләр, эшлекле килешү­ләргә дә нигез салырга мөмкин иде.

Каенлык аланы бу көнне үзе дә зур төзелеш мәйданын хәтер­ләтте: зур-зур краннар, экскаваторлар бәйрәмнең кемнәргә багышлануы хакында бер генә минутка да оныттырмады. Хәт­та Сабантуй капкасын да ике экскаваторның чүмечләрен бер­гә тоташтырып ясаганнар иде. Милли уеннарны да төзелеш өлкәсе белән бәйләргә онытмаганнар: теләүчеләр "цемент" дип язылган капчыклар белән сугышты, кашыкка куйган йомыркалар цемент катнашмасы бутый торган савытка "оч­ты", баскетбол кәрҗине дә экскаваторга эленгән иде. Бер сүз белән әйткәндә, бу өлкәгә бөтенләй кагылышы булмаган кунаклар да үзен төзүче итеп хис итте Сабантуйда.

Төягеч-экскаваторларның "бию"ен халык аеруча үз итте. Нинди генә хәрәкәтләр ясамады алар! Экскаватор чүмеченә менеп басып, биектә елмаеп торучы кызларны алкышлар белән хупладык - һәркемнең хәлен­нән килмидер бу батырлык!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмәләр белән танышканнан соң, бәйрәм үзәк мәй­данда дәвам итте.

Безнең мәйданда Чүпрәле, Тәтеш һәм Кайбыч районнары урнашкан иде. Районыбызда соңгы елларда сафка баскан биналар күргәзмәсе эленде, төрле төстәге сөлге-кулъяулыклар белән бизәлгән кечкенә генә авыл өендә, чигүен чигеп, Олы Тәрбиттән Агния әби Тараканова утыра... Мәйдан читендәге зур булмаган сәхнәдә артистлар чыгышы тынып тормады. Безнең "Березка" фольклор ансамбле һәм Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлары башка районнар чыгышы белән үрелде. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Тө­зелеш комплексын үстерү идарәсе начальнигы Илшат Гыймаев тантаналы төстә министр­лыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. "Хезмәтебезнең нәтиҗәсе күзгә күренерлек булды шул", - дип шаярттылар алар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров та шул ук фикердә:

- Башка һөнәрләрдән аермалы буларак, төзүчеләрнең эш нә­ти­җәсе барыбызның да күз алдында. Алар салган корылмалар, юлларның сыйфатында җитешсезлекләр булса, еллар үткәч тә ачыклана, - ди ул.

Районда төзелгән бик күп төзелеш объектларында прораб вазифасын үтәүче Рәиф Гобәев тә бит һәр корылманы "бала кебек якын була" дип сөйли.

...Үзәк мәйдандагы тантана нәкъ төш вакытында башланып китте. Президент Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

- Биш ел дәвамында бер бурыч белән яшәдек - Универсиаданы уздыру. Бу елларда тө­зелгән объектлар - барысы да сезнең ярдәм белән. Сез әлеге бәйрәмгә лаек, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! - диде ул.

Республика башлыгы Төзүче­ләр көне уңаеннан республика бәй­рәме ел саен Сабан туе форматында уздырылачак дип тә белдерде. Ул төзелеш һәм юл тармагы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары да тапшырды. Һөнәри бәйрәм­нәре белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча Мәскәү мэры урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Хөснуллин котлады. Үзе дә бездә төзелеш министры булып эшләп киткән Мәскәү кунагы әйтүенчә, Универсиадага әзерлек темплары, объектларның сыйфаты белән илнең башкаласындагы белгечләр дә сокланган.

Тантаналы өлешкә гаҗәеп фейер­верк нокта куйды. Аннан бәй­рәмне эстрада йолдызлары һәм иҗат коллективлары дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзүчеләр Сабантуе