www.kaibicy.ru – без һәркөнне сезнең белән!
«Кайбыч таңнары»нда басылган фотосурәтләрнең төсле, күз явын алырлык булуын телисезме? Район тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сәгате-минутында ук хәбәрдар булумы теләгегез? Болар мөмкин түгел, дип уйласагыз, димәк, заманадан нык артта калгансыз. Газетаның электрон версиясен әллә бер дә укымыйсызмы?
Гөлия Гыйләҗева, хуҗабикә, Кошман:
Редакциядә журналист булып эшләгән чорымда электрон газета юк иде, ә хәзер "Кайбыч таңнары"н Җир шарының теләсә кайсы ноктасында укырга мөмкин. Үзем дә сайттагы материаллар белән көн саен танышам, яңа хәбәрләрне оператив рәвештә сайтка куюлары белән сокланам. Минемчә, сайтыбыз газетаны яңа дәрәҗәгә күтәрде. Кызым Язиләгә әле биш кенә яшь булса да, инде укырга өйрәндек. Электрон газетаның социаль челтәрдәге абунәчеләре арасында ул да бар! Балалар белән бергәләп төсле, матур фотографияләрдән Кайбыч күренешләре белән таныштык. Алары өчен махсус альбом да бар икән. Сайтны тулыландыру өстендә эшләүчеләргә уңышлар телим!
Алия Әхмәтҗанова, Сургут шәһәре:
Туган төбәктән - Кошманнан еракта яшәсәк тә, Кайбычым - йөрәк түремдә. Аңа кагылышлы һәр яңалык минем өчен бер йотым су сыман: сафландыра, күңелне җылыта. Туганнарым газетаның сайты барлыгын хәбәр иткәч, аны һәркөнне күзәтеп бара торган булдым. Уңайлы, заманча дизайнлы, эчтәлекле, бай мәгълүматлы электрон газетабызны чит төбәкләрдә укучылар байтак, дип уйлыйм. Кечкенә Кайбычымның зур уңышларына сөенеп, сокланып, яшибез.
Гүзәл Габидуллина, студент, Иске Чәчкаб авылы:
Сүз дә юк, электрон газета яшьләр өчен уңайлы, чөнки кәгазьгә язылганны уку дәвере узып бара. Казан федераль университетының тарих факультеты студенты буларак, газетада басылган тарихи язмалар белән кызыксынуым көчле. Туган яктагы авыллар тарихы, тарихи биналар турында тагын каян укырга мөмкин булыр иде соң? Әлеге язмаларга нигезләнеп, сайтта махсус тарих бүлеге булдырылса да, комачау итмәс. Газетаның үз тарихы да кызыклы бит! Яше өлкән булса да, "Кайбыч таңнар"ы замана белән бергә атлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев