Ярдәм кирәк!
Краснодар өлкәсендә көчле су басулардан зыян күрүчеләргә ярдәм итү акциясенә Татарстан актив кушылды. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район җитәкчелеге дә район халкын Краснодар халкына ярдәм кулы сузарга чакыра.
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Әсхәт Сәфәров район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга хат белән мөрәҗәгать итте. Гуманитар ярдәм йөзеннән барлык оешма-предприятиеләр, хезмәт коллективлары, авыл халкына азык-төлек, аерым алганда, ярмалар, макарон изделиеләре, балалар өчен коры сөт катнашмалары, ит, балык консервалары, он, эчәр су, шулай ук шырпы, шәмнәр, эш бияләйләре, ирләр, хатын-кызлар, балалар өчен эчке киемнәр, юрган, мендәр, матрац, урын-җир әйберләре, сабын, кер юу порошоклары, памперслар тапшыру тәкъдим ителә. Әйберләрнең кулланылышта булмавы шарт. Гуманитар ярдәмне Олы Кайбычтагы "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә тапшырырга кирәк. Телефон: 2-14-96. Бәладә калганнарга бергәләп ярдәм итик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев