Яз һәм хезмәт бәйрәме
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 1 Май бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен ирештерә. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Кайбыч халкы талантлы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Эш кешесенә олы хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе - ата-бабадан мирас булып калган рухи кыйммәтләр. Без бу бәйрәмне күтәренке кәеф, матур эшләребез белән каршылыйбыз. Кайбычлылар киләчәккә ышаныч белән карый - һәркайсыбыз көндәлек тырыш хезмәте, тынычлыкка һәм рухи бөтенлеккә омтылышы белән үзара аңлашу, татулык һәм тотрыклылык, иминлеккә нигез сала. Бәйрәм котлы булсын, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев