Түбән Кошман мәчетендә олуг бәйрәм: Мәүлид ашы үтте
Дин һәм тормыш

Түбән Кошман мәчетендә олуг бәйрәм: Мәүлид ашы үтте

Түбән Кошман мәчетендә изге Мәүлид бәйрәме уңаеннан дини мәҗлес узды.

Бу күркәм чара алтмышлап авылдашны бер табын артына җыйды.

Саваплы мәҗлесне мәчет имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин алып барды. Ул ислам дөньясындагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе — Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) туган көне уңаеннан билгеләп үтелүче Мәүлид кичәсе белән тәбрикләде. Очрашу барышында Коръән аятьләре укылды, гыйбрәтле вәгазьләр яңгырады, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелеп, күңелгә үтеп керә торган мөнәҗәтләр сөйләнде.

Чарага күрше Апас районыннан килгән кунак — Югары Акхуҗа мәчете имамы Фәргать Әбделхәев кошманлыларны кайнар сәламләде һәм Мәүлид бәйрәменең тарихы, аның мөселманнар тормышындагы әһәмияте турында тәфсилләп сөйләде.

Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да катнашты. Ул, барлык мөселман кардәшләрне котлап, әлеге очрашуны оештырган Илфар хәзрәт Сафиуллинга, матди ярдәм күрсәткән спонсорларга һәм сый-хөрмәтле табын әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Мәүлид ән-Нәби (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Пәйгамбәрнең тууы» дигәнне аңлата) — Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) якты дөньяга килгән көне.

Бу вакыйга һиҗри календарь буенча Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтелә.

Ислам дөньясында Мәүлид көнендә генә түгел, ә әлеге ай буена мәҗлесләр оештыру, Пәйгамбәребезнең тормыш юлын искә алу, вәгазьләр тыңлау, салаватлар әйтү (сорау-догалар кылу) һәм мохтаҗларга хәер-ихсаннар өләшү киң таралган.

Әлеге чара да халкыбызның дини традицияләргә тугры булуын һәм бердәмлеген тагын бер кат исбатлады.


Нет комментариев