Кайбыч районы башлыгы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч районы башлыгы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Районыбыз басуларында мул итеп үстерелгән ашлыкны җыеп алу югары темпларда бара.

Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 92 процентка якыны урып җыелган. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә районның алдынгы комбайнчыларына флаглар, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. 

Бүләкләү «Фәрит Зиннуров» КФХсыннан башланды. Биредә Булат Зиннуров «Класс-Мега» комбайнчылары арасында алда бара. Булат авыл хуҗалыгында үз юлын яшүсмер чагында башлый: 12-13 яшендә ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ә 17 яшендә комбайн белән мөстәкыйль идарә итә башлый. 

Шул ук маркадагы комбайнчылар арасында, шулай ук «Фәрит Зиннуров» КФХсы комбайнчылары Рөстәм Гыйззәтуллин, Әмирхан Зиннуров икенче-өченче урыннарда. 

«Клаас-Тукана» комбайннары арасында «Август-Кайбыч» җәмгычтеннән Дмитрий Мухин алда бара. Шул ук җәмгыятьтән «Ростсельмаш» комбайннары арасында һәм район буенча Александр Рыбаков беренче урында бара. Аңа Альберт Рәхмәтуллин ике күчмә флаг, рәхмәт хаты, акчалата бүләк тапшырды. 

«Илсөяр Җәләлиева» КФХсы комбайнчысы Айрат Сафиуллин «Полессе» комбайнчылары арасында беренче урында. «Акросс» комбайнчылары арасында «Туган як — Агро» җәмгыятеннән Илсур Вәлиев лидер.


Нет комментариев