Кайбыч басулары мул уңыш белән куандыра
Хәбәрләр

Кайбыч басулары мул уңыш белән куандыра

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 14 меңнән артык гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылган.

Һәр гектардан уртача 33,2 центнер уңыш җыелган. 

Көзге культуралар уңышы амбарларга салынды инде. Хәзерге вакытта арпаның 88,6, язгы бодайның 24,4 проценты җыеп алынган. 

«Август-Кайбыч» җәмгыятендә бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнгән, барлыгы 37 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, һәр гектар 34,5 центнер уңыш белән сөендергән. Хәзерге вакытта җәмгыятьтә техник культуралардан рапс, җитенне урып-җыю бара. 

«Туган як — Агро» җәмгыятендә барлык мәйданнарның 85 процентында бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Крестьян-фермер хуҗалыкларының да күбесе уракны төгәлләде. 

Һава шартлары мөмкинлек бирсә, районыбыз игенчеләре урып-җыюны югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу өчен бар көчен куя. 

Урып-җыю белән беррәттән, «Август-Кайбыч» җәмгыятендә киләсе ел уңышына нигез салына. Биредә барлыгы 13 601 гектар мәйданда көзге культуралар — бодай, арыш, рапс чәчү планлаштырылган, шуларның 33 проценты чәчелгән.


Нет комментариев