Кышның беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем күзәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 1 декабрьдә республика буенча юеш кар һәм яңгыр явуы, аерым районнарда томан булуы ихтимал.
Җилнең тизлеге 2-7 м/с булачак. Һава температурасы 0...+5 °C тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килүе мөмкин.
Нет комментариев