Әни — җирдә иң зур кеше!
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерә:
— Кадерле хатын-кызлар, әниләр, дәү әниләр-әбиләр! Сезне район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән чын йөрәктән котлыйм. Җир йөзендә иң матур, газиз сүз ул — әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла. Әни йөрәге — иң тугры һәм сизгере, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. Әниләребезгә карата ярату һәм хөрмәтебез никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар. Төрле сәбәпләр аркасында ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларны үз балаларыдай күреп, яхшы тәрбия биреп үстерүче мәрхәмәтле аналарга хөрмәт һәм рәхмәтләремне җиткерәм.
Күпме әни бу көннәрдә сагыш уты эчендә, Ватаныбызны якларга киткән улын, тормыш иптәшен, оныгын көтеп яши. Аларның ватанпәрвәр уллар тәрбияләве соклану хисләрен уята. Ватан хакына куйган хезмәтегез, йөрәк җылыгыз, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, әниләр.
Бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ихлас теләкләремне юллыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев