Авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен   чикләүләр
Хәбәрләр

Авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен чикләүләр

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, 15 апрельдән 14 майга кадәр юлларда авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Әлеге чараның максаты - төбәк һәм муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өслеген сак­лау. Язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган иң зур авырлык күләме бер күчәрле арбага - 6, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлесенә - 4 тонна итеп билгеләнгән.Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.

Авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен чикләүләр

Нет комментариев